Барлык яңалыклар
Экология елы
30 декабрь 2018, 15:49

Урманда туган, шунда яшәсен!!

Әбҗәлил районы урманчылыкларының берсендә эшчегә законсыз рәвештә агач кискән өчен 111 мең сумнан артык штраф салынган.

59 яшьлек урманчы, үзенең хезмәт вазыйфасыннан файдаланып, законсыз рәвештә 8,24 кубометр нарат кискән.

- Аны зыянны каплар өчен җинаять җаваплылыгына тарттырганнар. Әмма ул суд карарын үтәргә ашыкмады, зыянны аз өлешләп генә түләде, - дип хәбәр итә Суд приставлары хезмәтенең матбугат хәбәрчесе.

Шуңа бәйле рәвештә бурычлының "Toyota Corolla" автомобиленә арест салынган. Шуннан соң гына урманчы тиешле сумманы тулысынча каплаган.