Барлык яңалыклар
Экология елы
3 Май 2019, 20:21

Башкортстан Экология акцияләренең күпләп булуы буенча илдә лидер булды

Башкортстан апрель аенда экологик акцияләрнең күпләп булуы буенча илдә лидер булды. Бу хакта «Бердәм Русия» партиясенең «Чиста ил» проекты координаторы, Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, апрель аенда партия өмәләрендә илнең 80 төбәгеннән якынча 1 миллион 180 мең кеше катнашкан, шул исәптән барлык дәрәҗәдәге депутатлар корпусының 65 меңгә якын вәкиле. Иң киңкүләм чаралар Башкортстанда, Волгоград һәм Кемерово өлкәләрендә һәм Дагстанда узды.
Владимир Бурматов, шулай ук, май һәм июнь айларында күп санда шимбә өмәләре планлаштырылуын да әйтте.