Барлык яңалыклар
Экология елы
3 Май 2019, 14:42

Биш гектарда – 20 мең агач!

Кушнаренко районы “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды

Кушнаренко районы “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров указына ярашлы, Башкортстанда елның төп экология чарасы башланды. Быел 7 мең гектарда 1 миллион 600 мең агач үсентесе утыртылачак.
Кушнаренко районының Солтанай авылы янындагы 5 гектарда 20 меңгә якын ылыслы агач үсентесе тамыр җәячәк.
“Агач утырт — яшәү бүләк ит!” шигаре белән узган чарада 400дән артык кеше катнашты. Алар арасында район кунаклары, шулай ук “Яшь гвардия”, “Юнармия” отрядлары бар иде. Кушнаренколылар белән бергә агач утыртуда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та катнашты.
#зеленаябашкирия