Барлык яңалыклар
Экология елы
4 Май 2019, 12:36

Стәрлебашта яшьләр гөрләп эшли!

Стәрлебаш районында "Яшел Башкортстан" акциясе дәвам итә.

Стәрлебаш районында "Яшел Башкортстан" акциясе дәвам итә.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров указына ярашлы, республикада башланган елның төп экология чарасы 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Ул "Агач утырт - яшәү бүләк ит" шигаре астында уза. Агымдагы елда 1 миллион 600 мең агач үсентесе утыртылачак.
Стәрлебаш 1нче санлы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары Геройлар аллеясында миләш һәм юкә агачлары утыртты. Укытучылар белдерүенчә, мондый чаралар укучыларны берләштерә. Акциядә 300гә якын кеше катнашкан.
#зеленаябашкирия