Барлык яңалыклар
Экология елы
5 Май 2019, 21:27

Аскынлылар "Яшел Башкортстан"да актив катнаша!

Аскын районында "Яшел Башкортстан" акциясе дәвам итә.

Аскын районында "Яшел Башкортстан" акциясе дәвам итә.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров указына ярашлы, республикада башланган төп экология чарасы 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Ул "Агач утырт - яшәү бүләк ит" шигаре астында уза.
Агымдагы елда 1 миллион 600 мең агач үсентесе утыртылачак.
Районда исә экологик акция 11 майга кадәр уза. Барлыгы Аскында "Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында 1700 төп агач утыртылган. Моннан тыш, 6000 агач Дәүләт урман фондының Төй участогы урманчылыгының 99нчы кварталында утыртылган. Районның барлык авыл биләмәләре дә акциягә дәррәү кушылган.
Мәсәлән, Чишмә-Үрәкәй авылында мәктәп укучылары, оешма җитәкчеләре авыл халкы белән берлектә 225 агач утырткан.
- Күмәк көч белән генә без районыбызны чистарак итә алабыз. Катнашкан һәр кешегә олы рәхмәтлемен, - ди Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Дихин.
#зеленаябашкирия