Барлык яңалыклар
Экология елы
28 август 2019, 17:04

Республика елгалары чистартыла

23 августтан 24 августка каршы төндә Түәләс елгасына 6867 данә ак амур һәм толстолобик маймычлары җибәрелде.

23 августтан 24 августка каршы төндә Түәләс елгасына 6867 данә ак амур һәм толстолобик маймычлары җибәрелде.
Сибай шәһәре округы хакимияте балык маймычларын Урал төбәгенең "Троицкая Продовольственная Компания” җәмгыятеннән 99990 сумга сатып алды.
- 5-20 грамм авырлыктагы балыкларны цистернада махсус “КамАЗ» автомобилендә алып кайттык. Экскаватор белән сулык казыттык. Цистернага тоташтырылган пластик торба аша төнлә балыкларны бушаттык.
Сулыкларда ак амур һәм толстолобик санитарлар ролен үти: бөҗәкләрнең личинкалары белән туклана, каты үләнне ашый, сулык төбен чистартырга булыша.
Моннан тыш, Туәләс елгасында балык үрчетү экологик хәлне яхшыртачак, сулыкның биологик төрлелеген арттырачак, – ди җәмгыятьнең директоры Нур Ситдыйков.