Барлык яңалыклар
Экология елы
3 сентябрь 2019, 21:03

Радий Хәбиров: "Кушылган йөкләмәләр тулысынча үтәлергә тиеш"

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмә уздырды. Анда «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмә уздырды. Анда «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.
Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр иткәнчә, 2024 елга кадәр проектны финанслау 2,2 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуларның 900 миллионы – федераль бюджеттан. Быел республика, җәлеп ителгән акчалар күләме буенча Идел буе федераль округында лидер булып, 163 миллион сум акча алды.
Бүгенге көндә 8,4 мең гектар мәйданда урман тергезү эшләре башкарылган, бу еллык планның 60 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта язгы чорда урманнарны ясалма тергезү 94 процентка үтәлгән.
Август аенда "Рослесхоз" җәмгыяте тарафыннан урман янгыннарын сүндерү техникасын сатып алуга 34,5 миллион сум күләмендә өстәмә финанслау бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Быел барлыгы 38 берәмлек урман хуҗалыгы, шулай ук 71 берәмлек җиһаз һәм инвентарь кайтартылачак.
Киңәшмәдә министр, шулай ук, республика Урман форумы йомгаклары буенча йөкләмәләрнең үтәлеше турында да сөйләде.
Аерым алганда, «Башкортстанның Урман картасы» мобиль кушымтасы эшләнде, ул җәмәгатьчелеккә урманнардан файдалануны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Марат Шәрәфетдинов киләсе Урман форумының 2020 елда Зилаер районында узачагын хәбәр итте.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, йөкләмәләрне үтәүгә объектив бәяне Урман форумында катнашучылар: урман хәзерләүчеләр, урман сәнәгатьчеләре бирәчәк. Шул ук вакытта кайбер юнәлешләр өстәмә эшләп бетерүне таләп итә.
Төбәк җитәкчесе профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга куелган бурычларны хәл итүгә кушылырга кушты. Сүз, аерым алганда, тармакны мәгълүматлаштыру, законсыз кисү белән көрәш, «Домокомплект» программасын тормышка ашыру, инвестицияләр җәлеп итү турында бара.