Барлык яңалыклар
Экология елы
5 июнь 2020, 14:03

Без үзебез авылдан!

Курый авыл Советы биләмәсендә торак пунктларны төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарыла.

Халыкның көнкүреше, кәефе турыдан-туры авылларда, торак пунктларда булдырылган шартларга бәйле. Краснокама районында бу уңайдан бик күп эшләр башкарыла, халыкның яшәү шартлары елдан-ел яхшыра. Шундый биләмәләрнең берсе — Курый авыл Советы. Биләмә башлыгы Илүс Хәйбрахманов үз эшен яратып, күңел биреп башкара, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга күп көч сала. Эстетика елында авылларда нинди эшләр башкарылуы, гомумән, торак пунктларның бүгенге торышы, яшәеше турында без биләмә башлыгы белән әңгәмә кордык.

— Илүс Хатыйпович, әңгәмәне быелгы елның иң төп темасыннан башлыйк әле — Бөек Җиңү­нең 75 еллыгын авыл би­ләмәсе ничек каршылады?
— Бөек Җиңүгә Курыйда Бөек Ватан сугышы яугир­лә­ренә һәйкәл төзергә планлаштырган идек. Әмма коронавирус планнарга тө­зәтмә кертте, төзелеш эш­ләре вакытлыча туктатылды. Ләкин, хәлләр үзгәргәч тә без бу эшкә тотыначакбыз һәм җәй ахырына кадәр уйланылганнарны башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм. Төзелеш “Эшлекле гамәл­ләр” программасы буенча барачак.
Курыйда, шулай ук, “Хәтер аллеясы утырттык”. Бу эштә элекке чик сакчысы Игорь Яранов башлап йөр­де, башка чик сакчылары белән бергә Ял паркында йөздән артык агач утыртты алар. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
Авыл Советы биләмәсе “Җиңү Салюты” фестиваленә, шулай ук Бөек Җиңүгә багышланган спорт фестива­ленә зур әзерлек эшләре алып барды. Мәк­тәп­тә, ки­тапханәдә, мәдә­ният юнә­леше буенча бик күп чаралар узды. Тыл хезмәт­кәр­ләре һәрдаим игътибар үзәгендә.

— Бу ел — республикада торак пунктларның Эстетикасы елы. Бу уңай­дан сездә нинди эшләр башкарыла?
— Авылларның торышын, әлбәттә, бер ел эчен­дә генә үзгәртеп булмый, моңа алдан ныклы әзерлек кирәк. Безнең районда бу уңайдан эшләр туктап тормады, авылларны төзеклән­дерү эшләре даими алып барыла. Мин моны бер генә мисалдан чыгып та әйтә алам: Радий Хәби­ров республиканы җитәк­ләгәч тә беренче чиратта авыллар­ның, хәтта шәһәр­ләрнең дә караң­гы булуына игътибар итте һәм электр линияләрен яңартыр­га ки­рәк­леген ассызыклады. Ә без­дә инде шул вакытта ук урамнарны яктырту мәсь­ләсе тулысынча хәл ителгән иде. 2017 елда биләмәгә ка­раучы дүрт авылның өчесендә “бишенче провод” үткәрелде, без урамнарда яктыртуны кирәк вакытта кабыза-сүн­дерә ала идек.
Быел исә Яңа Чөгәнәк авылында электр линиясенә капиталь ремонт үткәреләчәк, диодлы яктырткыч­лар куелачак. Бу эш безгә 1 миллион 250 мең сумга төшәчәк. Зур чыгымнар, әлбәттә, әмма мондый лампалар озакка чыдый, шуңа күрә аның файдасы күп булыр, дип ышанам. Шулай ук электр энергиясен исәп­ләүче җиһаз куелачак. Ул безгә норматив буенча түгел, ә кулланылган энергия өчен генә түләү мөмкин­леге бирә­чәк. Проект республика адреслы инвестиция программасына кертел-гән.

— Авылда төп сораулар — су, газ, юл. Юллар­ның төзеклеге сездә ях­шы дә­рә­җәдә. Зәңгәр ягулык та барлык авылларга үткәрелгән. Су мәсьә­ләсе ничегрәк то-ра?
— Әйе, юл һәм газ буенча бездә зур проблемалар юк. Биләмә аркылы Нефтекама — Красный Холм төбәкара трасса үтә. Ул Кутлинка, Курый аша уза.
Ә су мәсьәләсенә килгән­дә, аның сыйфаты буенча сораулар бар, әлбәттә. Шу­ңа күрә Нефтекама “Водоканалы” бе­лән Кутлинканы “шәһәр суы” белән тәэ­мин итү турында сөй­лә­шүләр алып барабыз, без­нең тарафтан проект эшләнә, “Водоканал” техник шартларны әзерли. Соңрак инде бу су­үткәр­гечне Курыйга да сузып булачак. Әлегә үзәкләш­терел­гән су белән Курый авы­лының түбәнге өлеше генә куллана, Кутлинкада исә һәр хуҗалыкта үз коелары бар.

— Шәһәрдән авылга су үткәргеч сузу сәеррәк ише­телә торгандыр, чөн­ки, га­дәттә, шә­һәрдән кайтучылар авылдан тәмле чишмә суы алып китә. Шәһәр халкы арасында сезнең авыл би­ләмәсе территориясен­нән участок алырга теләүче­ләр дә шактый, ялгышмасам? Бу уңайдан хәлләр ничегрәк тора?
— Йорт төзергә теләүче­ләр, чыннан да, бик күп. Ха­лыкның җиргә тартылуы безне шатландыра гына. Шарт­лар яхшы, шәһәр кул сузымы арада гына. Җир бүлер­гә тырышабыз. Әле менә Курый авылының “Көньяк” бистә­сендә шәхси төзелеш өчен 192 участок бүленде, шуның 82сен Неф­­текама шәһәре хаки­миятенә тапшырдык, 23 участокны үзебезнең льготалы категория алды. Кал­ганнарын чиратта торучыларга бирәчәк­без. Кутлинкада 400 тирәсе яңа йорт салыначак. Әлеге вакытта анда буш участоклар юк. Бу максатка җир бүленде. Әлегә бу мәсьәлә буенча республика дәрәҗәсендә килешү бара.

— Илүс Хатыйпович, узган елда яшәешебезгә килеп кергән “чүп реформасы”, аерым әйткәндә, чүпне җыю һәм чыгару буенча сездә хәлләр ничегрәк тора?
— “Чүп реформасын” тормышка ашыру максатыннан авылларда 27 контейнер урнаштырдык. Әмма бу аз булып чыкты, тагын 15 контейнерга заказ бирдек. Шулай ук авылларда 15 урында контейнерлар куяр өчен мәйданчыклар әзерлибез, анда 42 чүп савыты урнаштырылачак. Халык инде чүбен контейнерларга салырга акрынлап күнекте, алга таба бу мәсьә­лә ахыргача җайга салыныр, дип уйлыйм.

— Язгы-җәйге айларда янгын чыгу куркынычы аеруча кискен тора. Хәвефсез­лек максатыннан нинди эш­ләр башкарыла? Биләмәдә янгын сүндерү машинасы бармы?
— Үзебезнең янгын сүнде­рү машинасы юк, аны булдыру турында хыялланабыз. Бәлки, быел бу проблеманы хәл итеп булыр. Мотопомпа һәм аркага аса торган ут сүндергечләр бар. Авылларда буалар буабыз. Беренчедән, бу табигатьне саклау максатыннан эшлә­нелсә, икенчедән, янгын була калса, су алу урыны буларак кулланыла. Тик ел саен ташкын вакытында аларны су алып китә, яңа­дан буарга туры килә.

— Тагын да агымдагы елның темасына — эстетикага әйләнеп кайтыйк әле. Урамнарыгыз, учреждение ихаталары, юл буйлары шун­дый матур, җыешты­рыл­ган, өмәләр үткәнлеге әллә каян күре­неп тора. Әмма, кайсы гына районга, кайсы гына авылга барма, тегендә-монда хуҗалары яшәмә­гән ташландык йортлар бар. Менә шулар авыл­лар­ның йөзен бозып, ямь­сез­ләп утыра, киле­шә­сезме?
— Бик килешәм. Безнең дә үзәккә үткән проблема инде ул. Бөтен урамны җыешты­рып, буяп куйсаң да, шул ике-өч йорт бөтен картинаны боза. Эш шунда ки: безнең ул йортларны сүттерергә, яки башка берәр чарасын күрергә вәка­ләтләребез юк. Ә һәр ташландык йортны җыештырып, карап торырга чыгымнар каралмаган. Мондый йортларның хуҗалары еракта, гадәттә, чит­тә, чит өлкәләр­дә яши. Шуңа да бу зур проблема республика, хөкү­мәт дәрәҗәсендә хәл ителсен иде. Ә калганнарын без эшлибез. Без үзебез авылдан, шуңа күрә эшебезне кемдер өчен түгел, ә үзебез өчен, әти-әниләр, әби-бабаларыбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен “булсын!” дип эшлибез. Авылларны да, эшебезне дә яратабыз.

— Илүс Хатыйпович, әңгәмә өчен зур рәхмәт! Уңышлар Сезгә!
— Рәхмәт. “Кызыл таң”га да хезмәт кешеләрен, авыл тормышын даими яктыртканы өчен авыл халкы исе­меннән зур рәхмәт!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.
Краснокама районы.