Барлык яңалыклар
Экология елы
6 август 2020, 01:10

Бездә генә мондый матурлык!

2018 елның декабрендә Башкортстанда «Торатау» геопаркы булдырылды. Ул 4 мең квадрат километрдан артык мәйданны били һем дүрт район - Ишембай, Стәрлетамак, Гафури, Мәләвез территориясендә урнашкан. Геопарк территориясендә берничә йөз кызыклы урын бар, без сезнең өчен кайберәүләрен тәкъдим итәбез.

Торатау шиханы. Ишембай районы. Мөгаен, геопаркның төп истәлекле урыны. Бу - дөньядагы иң борынгы тауларның берсе, аның яше 285 миллион елга якын. Тау башыннан берьюлы өч шәһәр күренә - Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай. Анда 120дән артык төр хайван яши һәм 400дән артык үлән-чәчәкләр үсә.

Уралдагы иң борынгы металлургия заводы. Заводны 18нче гасыр уртасында эшләтеп җибәргәннәр. Аның бинасы әлегә кадәр сакланган - ул дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи һәйкәл дип танылды.

Шулай ук, "Торатау" геопаркына барсагыз, сезгә "Варвара Скворчихинаның изге чыганаклары", "Калим-ускан" тавын һәм Кук-Караук шарлавыгын, Гомәров тарлавыгын, Әхмәт-Зәки Вәлиди музеен, "Искиткеч страус" зоопаркы һәм Башкортстан Республикасының географик үзәгендә булып кайтырга кирәк.

Фото: Башинформ агентлыгы.