Барлык яңалыклар
Экология елы
14 август 2020, 18:50

Эчәр суларыбыз чиста булсын!

Бүген видеоконференцэлемтә режимында узган «Авыл сәгате»ндә, табигый минераль суны да кертеп, савытка тутырылган эчәргә яраклы су җитештерү һәм чыгару мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов уздырды.

Башкортстанда бүген 38 предприятие шешәләргә тутырылган эчәргә яраклы су җитештерә, шул исәптән 12се - минераль эчемлекләр. Былтыр республикада 158 миллион литр эчә торган су җитештерелгән, бу - Гомумрусия күләменең 0,5 проценты. Агымдагы елның беренче яртысында әлеге күрсәткеч 75,5 миллион литр тәшкил иткән.

Шешәләргә тутырылган су җитештерүчеләр берлеге президенты Алена Кондратьева сүзләренчә, хәзер татлы газировкалардан минераль эчемлекләргә күчү тренды билгеләп үтелә.

Бу җәһәттән Башкортстанның федераль сәүдә челтәрләрендә үз мөмкинлекләрен арттыру өчен бай потенциалы бар.

Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан