Барлык яңалыклар
Экология елы
29 сентябрь 2020, 11:44

Кайда гына яшәсәк тә, туган як безгә газиз

Чуртанбаш авылында якташлар зур өмә оештырды.

Чуртанбаш авылында якташлар зур өмә оештырды.

Туган авыл — һәркайсыбыз өчен изге, кадерле ул. Аның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре бар. Төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы бөтенебезгә дә таныш һәм якын. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш.

Ватаныбызга батыр уллар, саф күңелле кыз­лар үстергән Чуртанбашка нигез салынуга бер гасырга якын вакыт үткән. Бүген анда яңа төзе­лешләр дә юк, караучысыз калган йортлар арта, ихаталарны чүп үләннәре, агач баса. Бу, үз чиратында, авылны ташландык хәл­­­гә китерә, ямен җибәрә. Боларны күреп, барыбызның да йөрәге әрни. Кечкенә авы­лыбызның киләчәге бармы соң?! Шушы сорауга уңай җавап итеп, төбәгебезне яшәтү, башкарылган эшләр турында яшь буынга сөйләрлек булсын өчен, авылдашлар, бердәм жыелып, аны чистартуга көчебезне салырга булдык.
Әлеге чараны башлап җибә­рүчеләр – Чуртанбашта туып-үс-кән, бүгенге көндә Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә яшәүче Резеда Зәкәриева һәм Чишмә поселогында гомер киче­рү­че Зәйнәп Бакирова. Аларның биредә туып-үскән һәр кешегә жибәргән эчтәлек­ле чакыру хаты беркемне дә битараф калдырмады.
Авылдашлар әлеге тәкъдимне бертавыштан хуплады. Биредә яшәүчеләр генә түгел, хәтта Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Дүртөй­ле шә­һәрләреннән, Чишмә районыннан якташлар кайтып, өмәдә актив катнашты.
Һәр гаиләнең кадерле булган кешеләре, якыннары җирләнгән авыл зираты, шулай ук тө­бәккә яшәү көче биргән бердәнбер чишмә тазартылды, хуҗасыз калган йортлар ихаталары корыган агачлардан, чүп-чардан тазартылды. Кыскасы, авыл яңа сулыш алды.
Өмәдә катнашкан барлык авылдашларга, шул исәптән, сигез дистәне ваклауга карамастан, бүген дә активлыгы белән аерылып торган аксакалыбыз Рим Тимергазинга, техника белән зур ярдәм күр­сәткән район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевка һәм Тозлыкуш авыл Советы биләмәсе башлыгы Зөлфия Камаловага халык бик рәхмәтле.

Рима Гайсина.
Чакмагыш районы.