Барлык яңалыклар
Экология елы
1 апрель , 16:00

Кем ул этен 10нчы каттан ташлаган хатын?

Уфа җәмәгатьчелеге аның эзенә төшкән.

Уфа җәмәгатьчелеге аның эзенә төшкән.

Берничә көн элек Уфада күпкатлы йорт тәрәзәсеннән эт ташлаганнар иде. Әлеге куркыныч вакыйганың дәвамы бар. Башкортстан башкаласы антидогхантерлары хайванның хуҗасын тапкан. Хәзер аңа карата Эчке эшләр министрлыгына онлайн-гаризалар язалар.

Җәнлекләрне яклаучылар Гобәйдуллин урамындагы йортта 10нчы каттан этен ыргыткан хатын-кызның кем булуын белгән. Битараф булмаган уфалылар хатын-кызның адресын һәм фатирын гына түгел, ә эш урынын да ачыклый алган.

Волонтерлар мәгълүматларына караганда, хатын ике кызы һәм инвалид әнисе белән бер фатирда яши. Бу көннәрдә ул ишеген ачмый, телефонга җавап бирми. Күршеләр аның спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы хакында сөйли. Ишекне беркем дә ачмаса да, кич белән фатир тәрәзәләрендә ут яна.

Хәзер шәһәрнең битараф булмаган кешеләре Эчке эшләр министрлыгына аңа каршы онлайн-гаризалар юллый. Алар гаризалар күбрәк булган саен, полиция моңа тизрәк җавап бирәчәк дип ышана.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 21 мартта булган иде. Гобәйдуллин урамындагы фатирдан билгесез затлар тәрәзәдән этне ыргыта. Хайван җәфаланып үлә. Күпмедер вакыт узгач, эт хуҗасының кем булуы ачыклана, тик хатын-кыз әлегәчә беркем белән дә элемтәгә чыкмый.

Фото: bash.news