Барлык яңалыклар
Экология елы
19 август , 09:58

“Судан тартып чыгарганда Иң зурысы ычкынды...”

Элекке нефтьче, бүгенге спорт тренеры Илдус Яушев оста балыкчы да.

“Судан тартып чыгарганда Иң зурысы ычкынды...”


Берничә һөнәр алыштырган, тормышында шуңа бәйле кискен борылышлар алдында каушап калмаган бу үзенчәлекле кеше балыкчыларга кагылышлы кайбер истәлекләре белән уртаклашты.

Беренче карашка, балык тоту­ның әллә ни хикмәте юк сыман. Кармагыңны суга ташла да, сабыр гына чиртүен көт. Әмма балыкчылар белә, теләсә кемгә эләкми балык галиҗәнапләре... Сере нидә икән соң? Тәҗрибәле һәвәскәр балыкчы­ларның берсе Илдус Яушев белән әңгәмәдә шушы һәм башка серләрне ачыкларга тырыштык. Ул 1964 елда Октябрьский шәһәрендә туып-үскән. Төпле һөнәрләргә ия булган. Әмма ярат­кан шөгыленнән аерылмаган.
 
– Гаиләгездә шул шөгыль ияләре бар идеме?
– Һич юк. Гап-гади эшче гаи­ләсеннән мин. Ун яшьләр тирә­сендә, балыкка йөри башладым. Малайлар белән велосипедларда якын-тирә сулыкларга еш чыга, бамбук саплы кармакларга балык тота идек. Әтиемә рәхмәт, минем мавыгуга битараф калмады – 12 яшемә спиннинг бүләк итте. Куанычымның иге-чиге булмады! Әлеге спиннингка эләктергән иң беренче балык – 1,5 килолы иде. Шәһәр янындагы Төрекмән бис­тәсендәге күпер тирә­сендә эләк­тердем мин аны. Онытырлык түгел.
 
– Мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр сайладыгыз, балыкчылыкка бәйле тү­гелдер?
– Уфа нефть институтында “Нефть һәм газ скважиналарын бораулау” белгеч­легенә укыдым. Бораулаучы ярдәмчесеннән мастерга кадәр хезмәт юлы үттем. Соңгы ун елда Себер якларында эшләдем. Алга таба язмышыма бераз “төзәт­мәләр” керттем, хез­мәтемдә яңа юлга бастым. Җиденче ел тренажер залында шәхси тренер булып эшлим. Сәбәбе – күптәннән сәламәт тормыш рәвеше алып барам, һәвәс­кәр спорт белән җитди шөгыль­ләнәм. Якташларны да физик күнек­мәләргә җәлеп итәргә тырышам.
 
– Ә балык тоту шөгыленә әйләнеп кайтсак?
– Чын-чынлап әйтәм, аннан да яхшы ял юк минем өчен. Иң ләззәтле, иң бәхетле мизгелләр... Су буенда кармак тотып уздырган вакыт бушка китми. Үземне күпкә көчлерәк, ышанычлырак, хәтта яшьрәк тә тоя башлыйм. Нигездә урындагы күл-буаларда, Ык елгасында балык каптыруга өстенлек бирәм. Балык тоту минем өчен гадәти бер сәфәр генә түгел, моңа җитди әзерлек таләп ителә. Барыннан да элек, барасы сулык турында мәгълүмат җыю (тирәнлеге, агымы, елга төбе рельефы). Янә дә андагы балыклар “көнкүреше”, ул шомакай­ларның нинди җимгә һәм кайсы вакытта яхшырак кабуы хакында белешмә туплау. Шушы мәгълүматларны җыйганнан соң гына җим һәм балык тоту кирәк-яракларын әзерли башлыйм.
– Иң уңышлы “ау”га бәйле хати­рәләр белән дә бүлешсәгез иде, Илдус Мөнирович.
– Ул яктан бәхет бар – балыкка мул сәфәрләр шактый булды. Иң шәп “трофей”­ларның берсен көймәдән спиннингка тотканда эләктердем. Ул могҗизалы иртәдә 7, 8 һәм 10 килолы өч чуртан тартып чыгардым! Иң зурысын өйгә алып кайттым, калганнары исән-имин котылды – иреккә җибәрдем.
– Мотлак рәхмәт укыгандыр сезгә алар. Нәкъ әкияттәге Чуртан сыман. Матур теләкләр дә юллаганнардыр әле үзләренчә...
– Бәлки. Гомумән, табыш артыннан куучыларны өнәмим. Тотылган балыктан бигрәк, кармак салып утыру үзе бер кинәнеч. Аннары тирә-як мохиткә хәстәрлекле караш турында да истән чыгармаска кирәк. Чын балыкчы – тәү чиратта, табигатьне яратучы, әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәттә булучы ул.
 
– Балыкчылар арасында гүзәл зат­ларга мөнәсәбәтегез ничек?
– Уңай. Балык тоту­ белән мавыгуда, гомумән, ир-ат, хатын-кыз, яшь-һөнәр, холык-фигыль буенча чикләүләргә урын юк. Теләгең бар икән – рәхим ит! Тагын бер нәрсә хакында әйтмәкчемен. Күпләр балык тотуны кыйммәтле шөгыльгә саный. Алай ук түгел. Спортчы-балыкчы түгелсез икән, артык кыйммәт хакка кармак-мазар сатып алуның һич кирәге юк. Балыкка барыбер – затлы кармакка тоттың ни, арзанлыга ни...
– Күпьеллык күзәтүләрегезгә караганда, безнең төбәктә нинди-төр балыклар киң таралган?
– Җилембалык, ач чабак дип тә атыйлар аны. Урысча исеме – уклейка.
– Быелгы җәй эссе килде. Мондый һава шартларында балыклар үзен ничек хис итә? Кызуда азрак эләгәме?
– Андый чакта балык иртәнге сәгатьләрдә елгырлык күрсә­түчән. Су әлегә салкынча, рәхәт... Көндезге кызуда алар салынып төшкән агачлар, су­үсемнәр күләгә­сенә яшеренә, чишмәләр кушылган урыннарда сыену таба. Агымсыз, торгын суның катламларга бүленүе күзәтелә. Мондый очракта балык түбәнге катламнарга төшми, чөнки анда кислород аз. Эсседә яр буе чокырларыннан, 0,5-1,5 метр тирәнлектән карп, табан балык (кәрәкә) эзләргә кирәк.
 
– Уңышлы табыш сере нәрсәдә, шулай да?
– Җавап бик гади. Ниндидер тылсымлы, әкәмәт алдавыч җимнәр булмаган кебек, мул табыш сере дә юк. Киңәшем: сулыкларга мөмкин кадәр ешрак чыгарга, анализларга, махсус балыкчы көндәлеген алып барырга кирәк. Әйткәндәй, һәрбер “уңышсыз” сәфәр җитди уйланырга, уңыш­сызлыкның сәбәпләрен эзләргә мәҗбүр итә. Вакыт узу белән тәҗрибә дә артачак, бәхет кояшы да ешрак елмаячак... Кызганычка каршы, кайберәүләр бер-ике тапкыр уңышсызлыкка тарый да, өметсезләнеп, кул селти. Зур чыгымнар, күпме вакыт бушка китә... Анысы бер хәл. Иң аяныч­лысы – күңеле кайткан бер ише “балыкчылар” браконьерлык юлын сайлый. Аңламыйлар, һәр эштә түземлелек, эзлеклелек таләп ителә бит!
– Фәһемле әңгәмә өчен зур рәхмәт. Яраткан шөгылегез шатлык-куаныч тулы мизгелләргә баетсын үзегезне!

Балыкчы ышанулары

* Балыкка җыенсаң, ашарга балык ризыклары алмавың хә­ерле.
* Тамагы тук балыкчының кармагы ешрак чиртә.
* Балыкка барыр алдыннан кырынмасаң яхшырак.
* Үз кармагыңны башка балыкчыга биреп торырга ярамый.
* Кайтырга җыенганда, кабаланмаска, ашыкмаска кирәк. Икенче тапкыр уңыш булмас.
* Тоткан балыгың турында бүтән­нәргә бераз арттырыбрак сөйләвең хәерле, югыйсә, икенче тапкыр ваграк балык эләгүе ихтимал.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.


Автор:Резида Валитова