-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Экология елы
24 апрель , 14:25

Экология форумы зур кызыксыну уятты

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Николай Хорошилов һәм аның урынбасары Елена Родина экология форумында катнаштылар, шулай ук Русиянең алты төбәгеннән һәм Кытайдан 40тан артык катнашучыны җыйган “Экология һәм технологияләр” күргәзмәсендә булдылар.

Форумда дәүләт власте органнары вәкилләре, галимнәр һәм эшкуарлар экология өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча фикер алыштылар.

— Республикада каты көнкүреш калдыклары белән эшләү системасы үзгәртеп корыла, — диде Елена Родина. — Чүпне сортларга аеру, эшкәртү инфраструктурасы һәм бу системаның башка элементлары формалаша. Форумда һәм күргәзмәдә без илебездә кулланыла торган иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып кына калмыйбыз, ә аларны үзебезгә күчерү хәстәрен күрәбез.

Күргәзмәдә катнашучыларда экологик хәвефсезлек һәм альтернатив энергетика өлкәсендәге предприятиеләрнең эшләнмәләре, Уфаның балалар экология-биология үзәкләре экспозицияләре зур кызыксыну уятты.

Заманча “Яшь урбанист-эколог” шәһәр киңлеге проектлары мәйданчыгы эшли, паркларны һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча проектларны тәкъдир итү оештырыла. Форум кысаларында “Иҗтимагый киңлекләр белән идарә итү” секциясе, студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең “Су белән тәэмин итү, су бүлү һәм тирә-як мохитне саклау системалары” дигән Халыкара фәнни-техник конференция, “ТКХ өчен санлы технологияләр. Торак-коммуналь хуҗалыкны санлаштыру ачкычы буларак, инженерлык белеме” дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрелде.

Экология форумы зур кызыксыну уятты
Экология форумы зур кызыксыну уятты
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в