-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Экология елы
26 сентябрь , 16:45

Агачлар сафка тезелә

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә атна саен уза торган киңәшмәдә үткән атнада республикада оештырылган "Яшел Башкортстан" акциясенә нәтиҗә ясалды.

Агачлар сафка тезелә
Агачлар сафка тезелә

Төп доклад белән торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова чыгыш ясады.

Әлеге акцияда 55 мең агач утыртылган. Аларның 15 меңе – 2,5 метрдан биегрәк агачлар. Өмәләрдә 144 мең кеше катнашкан.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров киләсе яз агачлар һәм куаклар утыртылачак җәмәгать чикләре исемлеген төзи башларга кушты. Ул район һәм муниципалитет башлыкларына йорт биләмәләрен аеруча игътибар үзәгенә алуны сорады.

– Шуңа игътибар итәм: без күп кенә ихаталарны төзекләндерәбез. Аларны "Башкортстан ихаталары" программасы чикләрендә яңартканда һәр вакыт агач утырту кирәклеге сизелә. Шуңа күрә моның белән дә шөгыльләнегез, – диде Башкортстан Башлыгы.

Өмәләр нәтиҗәсендә Башкортстан авыл-калаларында 66 яңа тематик аллея барлыкка килде. Мәсәлән, Уфаның Ленин урамында – "Театр", Ленин районында "Затон юкәләре" скверларын эшләгәннәр. Кузнецов затонында 100дән арык биек агач, ә Дим бистәсендә "Әкиятләр аллеясе"ндә 60 яңа үсенте утыртылган.

Салаватта "Юнармия" тәрбияләнүчеләре "Патриотлар аллеясе"н утыррты, ә Нефтекамада яңа җәмәгать киңлеге "Юбилей" скверын пирамида кебек 102 тирәк бизәде. Благовещен районында махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызның каһарманлыгы һәм батырлыгы хөрмәтенә агачлар утыртылды.

Тиздән "Патриот" хәрби-патриотик паркы да яшелләнәчәк. 30 сентябрьдә, Махсус тәгаенләнештәге көчләр көнендә, Русия гвардиясе анда 150гә якын агач утыртачак.

“20 алмагач, 20 груша, шулай ук алты чыршы: Русия Геройлары хөрмәтенә – өч, Русия гвардиясе гвардиячеләр хөрмәтенә өч чыршы утырту күзаллана. Шулай ук паркка илткән юллар буенча 100 юкә утырту каралган", - дип сөйләде урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в