+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 октябрь 2014, 03:00

Инвестицияләр арта, сәнәгать яңарыш кичерә

Сер түгел, соңгы вакытта дөнья икътисады зур үзгәрешләр кичерә. Русия төбәкләренә дә яңа шартларга яраклашырга туры килә. Өстәвенә, Украинадагы хәл-вакыйгалар нәтиҗәсендә илебез икътисади санкцияләр камавында калды. Катлаулы хәл-шартларда да Башкортстан икътисади үсеш юлында. Бу хакта анык мисаллар да сөйли. Республиканың икътисади үсешенә уңай йогынты ясаган вакыйгалар быел да күп булды. Шуларның кайберләренә аерым тукталып үтик.

Икътисади санкцияләр Ру-сиягә әлегә кадәр чит илдән кертелүче продукцияне үзебез-некенә алмаштыруга этәрә. Пластик шешәләр ясау өчен таләп ителгән чималның бер өлеше әлегә кадәр чит илдән кайтарылган. Безгә бу юнәлеш-тә киләчәктә үз көчебезгә таянырга туры килүе ихтимал. Благовещен шәһәрендә “СИБУР” компаниясе составындагы “ПОЛИЭФ” җәмгыятенең яңа куәтләре эшли башлавы ил алдында торган стратегик мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Биредә пластик шешә-ләр һәм башка продукция җитештерүдә кулланылучы полиэтилентерефталат (ПЭТФ) җитештерелә. Еллык куәте — 800 мең тонна. Корылмалар 35 илдән кайтарылган. 60 метрлы 40 тонна авырлыктагы җиһазны урнаштыру өчен 76 метр биек-лектәге бина төзелгән. Анда 600 тонна металл конструкцияләр файдаланылган. Куәтләрне сафка кертүдә 78 оешманың 1542 хезмәткәре көч салган, 1,9 миллиард сум инвестицияләр җәлеп ителгән. Шунысы гаҗәп, яңа продукция Русиягә санкция-ләр белән янаучы илләрдә дә зур кызыксыну уяткан. Бу үзе үк базарда продукциягә ихтыяҗ зур булачагы турында сөйли.
Күптән түгел “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятенең “Каустик” предприятиесендә кислород һәм азот җитештерү цехы эшли башлады. Җитеш-терү куәтләрен сафка кертү өчен 1 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән. Яңа цех предприятиене азот һәм кислород белән тулысынча тәэмин итәчәк. Продукция ТАУ компанияләр төркеменә кергән “Синтез-Каучук”, “СНХЗ”, “Нижнекамскнефтехим” җәмгыять-ләренә караган этиленүткәргеч белән этиленсаклагычка да озатылачак. “Газпром нефтехим Салават” белән хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Цехтагы ASU-7000-20000 корылмасында бер сәгатькә 7 мең кубометр – кислород, 20 мең кубометр азот җитештереләчәк. Иң мөһиме — цех предприятиенең ВХ-ПВХ комплексын киңәйтү мөмкин-леге бирә.
Сер түгел, Русиянең һәм аның кайбер төбәкләренең икътисади үсеше нефть чыгару һәм эшкәртү белән тыгыз бәйле. Башкортстан да “кара алтын”га бай төбәкләрнең берсе санала. “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексында XXII халыкара “Газ. Нефть. Технологияләр” күргәз-мәсендә нефтьне үзебезнең технологияләргә нигезләнеп чыгару, эшкәртү мәсьәләләре каралды. Ил төбәкләреннән 400 предприятие катнашкан чара Башкортстан икътисады өчен мөһим вакыйга булды. Атап әйткәндә, “Росгеология” ачык акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары Роман Самсонов Башкортстанда традицион булмаган һәм авыр чыгарылган запасларны үзләштерү өчен технологик мәйданчыклар тө-зергә тәкъдим итте. Бу юнә-лештә планнар гамәлгә ашса, Башкортстанның сәнәгать пред-приятиеләре өчен яңа мөм- кинлекләр ачылачак. Әлеге дә баягы икътисади санкцияләр йогынтысында Көнбатыш Европа илләре Русия белән икътисади бәйләнешләрен чикләде. Шул ук вакытта Русия Латин Америкасы, Азия илләре белән тыгызрак хезмәттәшлек итә башлады. Быел яз Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Кытайда шушы максат белән булды. Аның барышында төрле тармаклар буенча ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Делегация составына Башкортстан Президенты да керде. Рөстәм Хәмитов Кытайда республика икътисады өчен мөһим булган килешүләргә кул куйды. Рөстәм Зәки улы “Хайчен Нефтемаш” корпорациясе җитәкчеләре белән очрашты. Анда Башкортстанда бораулау җиһазлары заводы булдыру буенча инвестицион проект тикшерелде. Атап әйткәндә, Башкортстан территориясендә авыр бораулау җиһазлары җи-тештерү буенча Русия-Кытай машина төзү предприятиесе булдыру турында сүз бара. Шанхайда Башкортстан Хөкүмә-те һәм Цзянси провинциясенең Халык Хөкүмәте арасында Сәү-дә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хез-мәттәшлек итү турында килешү төзелде. “Бакыр Цзянси” компаниясе, Башкортстан предприя-тиеләре белән хезмәттәшлек булдырып, берлектә тау рудасы һәм бакырны тирәнтен эшкәртү сәнәгатен җайга салырга теләк белдерде. Цзянсидагы бер компания Уфада сәүдә үзәге төзүне планлаштыра. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Power China компаниясе җи-тәкчелеге белән дә очрашты. Компания Кытайдагы гидро-корылмаларның якынча 70 процентын төзегән. Шулай ук, дөнья күләмендә гидротехник эшләрнең яртысын диярлек башкара. Автомобиль юллары, күперләр, тоннельләр төзи. Кы-тай — икътисади яктан үсешкән ил. Көнчыгыш күрше белән ты-гыз хезмәттәшлек итү Башкортстан өчен дә файдага булачак.
Европа берлеге илләренең кайбер компанияләре сәяси үзгәрешләр йогынтысына игътибар итмичә, бизнес кануннарына гына таянып яши. Төзелеш материаллары җитеш-терү буенча дөньяда алдынгы урында торучы “Сен-Гобен” (Франция) компаниясе Уфада үзенең заводын төзергә исәп тота. Компаниянең генеральный директоры урынбасары Клод Имован “Эко” гәзитенә биргән әңгәмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Башкортстанда һәр район-ны үстерүгә зур игътибар бү-ленә. Уфадан ерак урнашкан төбәкләр дә игътибардан читтә калмый. Сибайда икенче тапкыр төбәкара инвестиция форумы оештырылуы да шул хакта сөйли. “Урал аръягы-2014: ”Стратегия” 25-20” Төбәкара хезмәттәшлек — бер-лектәге уңышның яңа мөмкин-лекләре” форумы нәтиҗәле булды. Кытай Халык Республикасы белән бәйләнешләрне киңәйтү кысаларында агачны тирәнтен эшкәртү инвестиция проекты гамәлгә ашырылачак. “Синьдунмин” (Кытай) компаниясе белән протоколга кул куелды. Венгриянең “Procator” компаниясе төбәктә агросәнә-гатьне үстерергә ярдәм итәчәк. Әйткәндәй, ике ел элек Сибайда үткән “Урал аръягы-2012” форумында 7,6 миллиард сумлык инвестиция җәлеп итү турында килешүләргә кул куелган иде. Гомумән, соңгы өч елда республикага 700 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп ител-гән. Республика 2010 елда төбәккә җәлеп ителгән инвес-тицияләр күләме буенча илдә 16нчы урында булган. Былтыр унынчы урынга күтәрелгәнбез. Башкортстан икътисадын үсте-рүгә хезмәт итүче чараларның халыкның яшәү дәрәҗәсендә дә уңай чагылыш табуны онытырга ярамый. Инвесторлар төзегән сәнәгать объектлары — яңа эш урыннары дигән сүз.
Һәр илнең, төбәкнең килә-чәге икътисади үсеш белән тыгыз бәйле. Социаль мәсьәлә-ләрне хәл итү, спортны үстерү һәм халыкның башка ихтыяҗ-ларын канәгатьләндерү өчен чыгымнар таләп ителә. Инвес-тицияләр җәлеп ителүен, сәнә-гать объектлары сафка кертелүен, халыкка яңа эш урыннары тәкъдим ителүен күз-дә тотканда, Башкортсан икътисады үсеш юлында дияргә тулы нигез бар. Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары үткәч, Башкортстан икътисадына яңа мөм-кинлекләр ачылачагына да өмет зур.
Читайте нас: