— Кайбер йортлар һаман да узган гасырның 50нче елларындагы мәгълүматлар буенча теркәлгән, — диде республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Альфред Зиннә-туллин. — Билгеле, алтмыш елда фатирларның гомум торышы җитди үзгәрешләр ки-чергән. Шуңа, эшкә тотынганчы, республика торак фондының гомум торышын анализларга кирәк булды. Шу-шы максат белән сентябрьдә квитанцияләр таратылды. То-рак хуҗалары андагы мәгъ-лүматларны тикшереп, дөресли алды. Шул мәгъ-лүматларга нигезләнеп, октя-брьдә капиталь ремонтка таләп ителгән төгәл бәясе язылган квитанцияләр килә-чәк.
Фатир хуҗалары капиталь ремонт өчен сентябрьдә генә акча түли башлады. Моңа карамастан, мөһим эшкә старт бирелгән.
— Капиталь ремонтлау башланды, — диде “Башкортстан Республикасының төбәк операторы” фондының генеральный директоры Борис Герасимов. — Әлегә эшләр федераль бюджет, муниципаль берәмлекләр һәм республика исәбенә башкарыла. 530 миллион сумга якын акча тотыла. Октябрь башыннан төзекләндерү эшләре торак хуҗаларыннан җыелган акчалар исәбенә башкарыла.
Бүген Башкортстанда унҗиде меңгә якын күпкатлы йорт исәпләнә. Шуларның 430ы гына акчаларын махсус исәпкә туплаячак. Калганнары “Башкортстан Республикасы-ның төбәк операторы” белән хезмәттәшлек итәчәк. Тикше-релгән 30 процент йортлар-ның биш проценты гына ашыгыч төзекләндерү таләп итә.
Капиталь ремонт ничек башкарылачак? Мисалга игътибар итик. Биш катлы, 80 фатирлы йортта яшәүчеләр моның өчен ун елда ике миллион сумга якын акча туплый ала. Мәгълүм булуынча, алтынчы катка кадәр яшәүчеләр 1 квадрат метр өчен ай саен — 5 сум 20 тиен, алтынчы каттан югарырак яшәүчеләр 5 сум 80 тиен түли. Мондый йортта сантехниканы төзекләндерү өчен 1,5 миллион сум таләп ителә. Аңлашыла, беркем дә капиталь ремонтны ун ел көтәргә теләмәячәк. Баксаң, фатир хуҗалары бу максатка тизрәк ирешә ала икән. Моның өчен капиталь ремонт өчен акчаны артыграк түләргә кирәк. Әйтик, 5 сум 20 тиен урынына — 10 сум 20 тиен. Әлбәттә, мондый карарга торак хуҗалары җыелышып, бергәләшеп килергә тиеш. Шуннан соң тәкъдим белән “Башкортстан Республикасының төбәк операторы”на мөрәҗәгать итәсе генә кала. Тиешле күләмдә акча җыелып бетү белән бу йортта төзекләндерү эшләре башланачак.
Торак хуҗаларының ай-лык түләүләреннән бер елда 2-2,5 миллиард сум туплау планлаштырыла. Киләсе елда Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга булышлык фонды Башкортстанга 112 миллион сум бүләчәк. Капиталь ремонт вакытында йорт-ларның тышкы ягы, түбәсе, подвал бүлмәләре, лифт җи-һазлары, электр, җылылык, газ челтәрләре һәм су тәэми-наты төзекләндереләчәк.
Фатир хуҗаларыннан җы-елган акча максатлы тотылырмы? Матбугат конференциясенә килгән җи-тәкчеләр тупланган акчаның тиененә кадәр фатир хуҗа-лары белән киңәшләшеп кенә тотылачагына ышандырды. Шулай да йорт комитетларына, торак хуҗалары ширкәтләренә, фатир хуҗаларына уяу булырга кирәктер. Зур акчаның биргән вәгъдәләрне оныттыра торган яман гадәте бар.