Уфада гамәлгә ашырылучы проектларның 51е тәмамланып килә. Иң мөһимнәренә игътибар итик.
Сер түгел, 2009 елдагы икътисади кризис Башкортстанның сәнәгать предприятиеләрен дә читләп узмады. Җитештерү куәтләре янә элеккечә эшли башласын өчен дөнья базарындагы үзгәрешләргә яраклашу мөһим. Бу җәһәттән, Уфа моторлар төзү производтсво берләшмәсендә бәясе 10 миллиард сумнан артып киткән проектның гамәлгә ашырылуы куанычлы күренеш. Заводта вертолет двигательләре өчен җиһазлар җитештерү планлаштырыла. Беренче карашка, яңа производство – зур мөмкинлекләр, яңа эш урыннары. Шул ук вакытта, базарда көндәшлек зур булуын, дөнья икътисадының тотрыклы булмавын онытырга ярамый. Проект җиренә җиткерелсә генә, нәтиҗә уңай булачак. Уңыш нигезе завод җитәкчелегенең зирәклегенә дә бәйле.
Чит ил даруларыннан башка дәвалана алабызмы? Табиб тәгаенләгәннәргә игътибар итсәң, бу хакта кичекмәстән уйланасың. Башлыча, чит илләрдә җитештерелгән даруларны эчәргә тәкъдим итәләр. Икътисади санкцияләр нәтиҗәсендә чит ил дарулары азрак кертелә башласа нишләрбез? Шушындый хәл-шартларда Уфада “Фармстандарт” җәмгыятенең яңа дүрт катлы корпусы төзелүе куанычлы күренеш. Проект бәясе – 3,7 миллиард сум. Якын киләчәктә “Иммунопрепарат” предприятиесенең 2,8 миллиард сумлык яңа комплексы сафка кертеләчәк. Заманның алдынгы технологияләренә нигезләнеп төзелүче яңа куәтләр эшли башласа, даруханәләрдә үзебездә җитештерелүче дарулар тагын да күбрәк сатылачак. Ил җитәкчелеге Ватаныбыз җитештерүчеләренә өстенлек бирү юнәлешен алганга, продукциянең складларда тузан җыеп ятмаячагына ышаныч зур.
Мәгълүм булуынча, күптән түгел Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексында XIV Русия энергетика форумы үтте. Темасы – “Яшел энергетика”. Аның кысаларында оештырылган чарада ил төбәкләреннән, чит илләрдән 150 предприятие катнашты. Энергияне үсемлекчелек, терлекчелек калдыкларыннан җитештерү юллары каралды. Кояш, җил, су энергиясен эшкә “җигү” турында да сүз барды. Шулай да, ил икътисадының, сәнәгатенең гамәлдәге җылылык электр станцияләренә таянуы кат-кат ассызыкланды. Бу җәһәттән Уфада 5нче ТЭЦ төзелүе игътибарга лаек. Җылылык электр станциясе инвестор исәбенә төзелә. Проект хакы – 10 миллиард сум.
Соңгы елларда халыкны савыктыру мәсьәләсенә ил күләмендә игътибар артты. Мегаполислар өчен бу мәсьәлә аеруча мөһим. Шәһәр мохите, экология сәламәтлекне аямый. Шуңа күрә, Уфада спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар яхшыруына бары тик шатланырга кирәктер. “Нефтьче” стадионы төзекләндерелә. Орджоникидзе районында инвесторлар исәбенә ябык түбә астындагы шугалак төзелә. Проект хакы – 500 миллион сум. Сипайлово бистәсендә бассейны булган шәхси физкультура-савыктыру комплексы сафка кертеләчәк. Ел ахырына кадәр Башкортстан дәүләт аграр университетында бассейн эшли башларга тиеш. Бу төзелешләрнең һәммәсенә миллионнарча сумнар тотыла. Аның каравы, спорт корылмаларына халык никадәр күбрәк йөрсә, Уфада сәламәтлеккә зарланмаучылар да шулкадәр артачак. Сау-сәламәт кеше күбрәк һәм сыйфатлырак эшләячәк. Нәтиҗәдә, икътисад үсешәчәк. Димәк, тотылган акчалар акланачак.
Уфа соңгы елларда җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча Русиядә алдынгы урыннарга чыкты. Сер түгел, санап үтелгәннәрдән тыш, киләсе елда башкалабызда үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитлары уңаеннан да инвесторлар исәбенә колачлы төзелешләр алып барыла. Мөһим чарага әзерлек кысаларында башкарылган эшләр Уфаның ил шәһәрләре арасындагы рейтингы үсүенә булышлык итә. Уфа халыкара форумнан соң да үсеш дәрәҗәсен, рейтингын саклап кала алырмы? Дәрәҗәле чараны нәтиҗәле файдаланып, чит илләрдән килгән бизнес вәкилләрен кызыктыра алсак, бу максатка, һичшиксез, ирешәчәкбез. Алай гына түгел, инвесторларны тагын да күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге бар. Моның өчен Уфа шәһәре хакимиятенә бүгеннән анык тәкъдимнәр әзерли башларга кирәктер. Эре корпорация вәкилләре сүзгә генә ышанмый. Аларның ышанычын гамәлдә сынатмаячак, киләчәге якты булган тәкъдимнәр белән генә яуларга мөмкин.