— Саммитлар оештыру — төбәкнең инвесторларга уңай шартлар тудыруга бер дәлил, — диде Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгының Инвестиция сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Фазылов. — Гадәттә, инвесторлар төбәкнең рейтингына, инфраструктура үсешенә, тудырылган эшлекле шартларга җитди игътибар бүлә. Дөнья дәрәҗәсендәге чаралар оештыру — төбәкнең абруен арттыручы мөһим күрсәткеч. Чарадан соң Башкортстанга инвестицияләр агымы артуы көтелә. Шул ук вакытта, инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар да яхшыра.
Әйткәндәй, агымдагы елның тугыз аенда Башкортстаннан чит илләргә 9,9 миллиард долларлык товар чыгарылган. Күпчелеге Нидерланды, Италия, Кытай һәм Һиндстанга туры килә. Узган елның шушы ук күрсәткеченнән 18,5 процентка арткан. Республика импортерлары арасында алдынгы урыннарны Япония белән Кытай били. ШОС илләре белән товар әйләнеше артуы күзәтелә.