Барлык яңалыклар
Икътисад
3 декабрь 2014, 22:32

Каян акча алырга? Кемнән ярдәм сорарга?

Кичә Уфада ачылган эшкуарлык атналыгы шушы сорауларга җавап бирергә тиеш.Сер түгел, кече эшкуарлыкка иркен суларга комачаулаучы киртәләр бихисап. Билгеле, аларны яшерүдән, күрмәмешкә салышудан хәл катлаулана гына бара. Көнүзәк мәсьәләләрне җыелышып, фикер алышып хәл итү юлларын эзләргә кирәк. 2-5 декабрьдә Уфаның “Юность” спорт-савыктыру комплексында үтүче республиканың эшкуарлык атналыгы шушы максатка хезмәт итә. Анда 500гә якын бизнес вәкиле катнашуы көтелә. Чарада һәр эшкуар үзен борчыган сорауга җавап таба алачак. Атналык катнашучыларның теләкләрен, киңәшләрен күздә тотып оештырылган. Чараның төп яңалыгы нидә? Аны оештыруга зур көч салган Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров журналистлар белән очрашуда шушы сорауларга да җавап бирде.

— Чараның төп максаты — бизнеска коллегалары, дәүләт һәм финанс институтлары белән даими аралашу мәйданчыгы оештыру, — диде Юрий Леонидович. — Бер мисал китерәм. Күптән түгел Башкортстаннан 80 кешелек делегация эш сәфәре белән Кытайга барды. Нәтиҗәдә, ун якташыбыз хезмәттәшлек итә башлады. Моның өчен мотлак Кытайга барырга кирәк идеме? Димәк, үзебездә шундый мәйданчык җитми. Шушы юнәлештә яңа форматта оештырылган эшкуарлык атналыгына зур өметләр баглана. Бүген төбәктә 500 мең кеше кече һәм урта бизнеста хезмәт сала. Башкортстанда 20 мең хуҗалык итүче субъект һәм 80 меңнән артык шәхси эшкуар исәпләнә. Анализ күрсәтүенчә, кече һәм урта бизнесны борчыган сораулар күп. Атналык кысасында бу сораулар буенча фикер алышулар үтәчәк һәм нәтиҗәләр ясалачак. Киләчәктә мондый чараны Уфада елга ике тапкыр — язын һәм көзен оештыру планлаштырыла. Шул ук вакытта, эшкуарлар безгә башка вакытта да мөрәҗәгать итә ала. Аларны борчыган сорауларга җавап бирергә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә һәрвакыт әзербез. Атналык үзенчәлекле форматта үтә. Фикер алышулар, осталык дәресләре, “түгәрәк өстәлләр” һәм башка фәһемле чаралар оештырылачак. Бизнесын тергезеп, югары казанышларга ирешүчеләрне чакырдык. Алар һәркемне тыңлаячак һәм киңәшләр бирәчәк.
Атналыкның беренче көне “Каян акча алырга?” темасына багышланды. “Финанслар. Салымнар. Хәвефләр”, “Кече бизнеска ярдәм итүче дәүләт институтлары”, “Кече һәм урта бизнесның “йоклаучы” акчалары”, “Инвестицияләр” һәм башка мәсьәләләргә багышланган киңәшмәләрдән һәркем канәгать калды. Осталык дәресләре һәм семинарлар да фәһемле булды.
Катнашучылар тәэссоратлары белән уртаклашты.
— Барыннан да бигрәк, атналык эше­нең форматы ошады, — диде “Позитив” үзәге җитәкчесе Рөстәм Усманов. — Биредә һәркем оешты­ручыларга үз фикерен җиткерә ала. Димәк, киләчәктә мондый чараларның тагын да колачлырак һәм нәтиҗәлерәк үтәчәгенә өмет зур. Шәхсән үземә килгәндә, яңа бәйләнешләр урнаштырырга, файдалы мәгълүмат ишетергә телим.
— Мондый чарада беренче тапкыр гына катнашам, — диде Ипотека консультацияләре үзәге җитәкчесе Адель Сәйфуллина. — Беркайда да яңгырамаган яңа идеяләр ишетәсем килә. Ел ахырына якынлаша. Киләсе елда безне нинди сынаулар көтә? Ничек эшләргә? Коллегаларым белән шул хакта да фикер алышырга телим.
Шул ук көнне Хөкүмәт йортында Башкортстан Президенты каршындагы Эшкуарлык буенча координацион советның киңәйтелгән утырышы үтте. Аның эшендә Президент Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов, эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов катнашты.
— Башкортстанда бизнес үсешенә җитди игътибар бүленә, – диде Рөстәм Зәки улы. — Бүген старт алган эшкуарлык атналыгы да шуның бер чагылышы. Әйткәндәй, чарага җыелган бизнес вәкилләре белән очрашып, аларның тәкъдимнәрен, фикерләрен ишетәсе килә. Бүген төбәктә бизнес үсештәме? Гомумән, алга китеш бар. Шул ук вакытта, хәл итәсе мәсьәләләр дә баштан ашкан. Бу хакта статистика мәгълүматлары сөйли. 2012-13 елларда 1 мең кешегә туры килгән кече һәм урта предприятиеләр саны буенча республика илдә 60нчы урынны били. Ягъни төбәктә 1 мең кешегә 10 кече предприятие туры килә. Санкт-Петербургта 1 мең кешегә — 42, Төмәндә — 24, Новосибирскида – 23, Ярославльдә 20 предприятие туры килә. Идел буе федераль округында без азактан икенче урынны билибез, Мордовиядән генә алда барабыз. Икенче яктан карасаң, бу күрсәткеч төбәктә эре предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләвенә ишарә ясый. Гадәттә, эре сәнәгать предприятиеләре бөлгәч, ваграклары оештырыла. Кече һәм урта бизнес субъектлары артуы буенча 2012 елда Русиядә 39нчы урында булсак, былтыр унберенче урынга күтәрел­гәнбез. Үсеш бар. Башкортстанда Русиядә беренчеләрдән булып малтабарлык буенча омбудсмен институты оештырылу да күп нәрсә турында сөйли. Төбәктә киләчәктә дә кече һәм урта бизнес игътибар үзәгендә булачак.
Дмитрий Шаронов координацион советның ел йомгаклары, нәтиҗәләре турында сөйләде. Вячеслав Гыйләҗетдинов Уфада туризмны үстерү планнары белән уртаклашты.
Атналык нәтиҗәле үтәрме? Оештыручылар максатына ирешерме? Бу хакта фикер йөртергә иртәрәк. Шулай да санкцияләр чорында мондый чараның үтүе яхшы нәтиҗәләргә өмет уята. Ни дисәң дә, бүген бизнес бюджетны тулыландыручы гына түгел, лаеклы хезмәт хакы түләнгән яңа эш урыннары тәкъдим итүче дә. Чит илдән керми башлаган продукция һәм товарларны җитештерүне дә бизнес вәкилләре үз өстенә алырга әзер, чөнки базардагы хәлләр аларга яхшы таныш.