+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 декабрь 2014, 21:40

Саннарда — бар да әйбәт, ә гамәлдә ничек?

Бүздәк районында үткән республика киңәшмәсендә терлекчелектә ун айлык эш нәтиҗәләре барланды. Җыелышта тармак министрлыгы, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре һәм бүлекләре, республика ветеринария идарәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре катнашты.

Төп докладчы, министрның беренче урынбасары Азат Җиһаншин чыгышында терлекчелек тармагының һәр өлкәсе эшчәнлегенә җентекле анализ ясалды. Күрсәткечләргә караганда, үткән чорда хезмәт нәтиҗәләре начар түгел кебек, ә менә районнар дәрәҗәсендә фикер йөрткәндә, терлекчелек тармагында хәлләр мактанырлык түгел. Моны Азат Салават улы ачыктан-ачык билгеләде. Мәсәлән, республикада сыер маллары саны үткән елның шушы чорына карата 97 процент тәшкил итә.
Терлекчелек буенча күп кенә күрсәткечләрне таблицадан күрергә мөмкин. Ассызыклап шуны әйтергә кирәк, дәүләт программасы буенча республикада быел бер сыердан савым күрсәткечен 4050 килограммга җиткерү бурычы куелган иде.
Ун айда республикада маллардан яшь үрчем алу былтыргы дәрәҗәдән күбрәк булса да, бу күрсәткечен киме­тү­челәр дә бар. Алар — Аскын, Уфа, Дүр­төй­ле, Ярмәкәй, Күгәрчен районнары. Зилаер, Стәрлета-мак, Әбҗәлил, Зианчура, Нуриман һәм Уфа районнары авыл хуҗалыгы предприятие-ләрендә һәр 100 баш ана малга 50дән кимрәк үрчем алына.
Совет чорында савым көтү-ен югары продуктлы таналар белән тулыландыру терлекче­лекнең киләчәген кайгыртуга бәрабәр булды. Бүген исә тармакта заманча технологияләргә йөз тотасы урында, иң гади таләпләр үтәлми. Аскын, Зилаер районнарында, мәсәлән, савым көтүен яңарту буенча эш бөтенләй башкарылмаган.
Тармакның хәзерге, безнең карашка, аянычлы торышына игътибарны юнәлтү максатында докладта китерелгән янә берничә күрсәткечкә тукталабыз. Республиканың төрле милек карамагындагы хуҗалык-ларында 1400дән артык сөт-челек фермасы исәпләнә. Аларның “техник коралланышын” күз алдына китерү өчен янә бер сан — тоташ сөтчелек тармагында... мал азыгын эш-кәртүче һәм таратучы 324 агрегат кулланыла. Архангель, Белорет, Благовещен районнары фермаларында алар бөтенләй юк икән. Димәк, тармакның бүгенге техник җиһазланыш дәрәҗәсен сугыштан соңгы еллар белән чагыштырасы гына кала.
Шул ук вакытта, чыгыш ясаучы билгеләвенчә, аграр өлкәгә, атап әйткәндә, тер-лекчелеккә дәүләт ярдәме сизелерлек артты. Агымдагы елда токымлы терлекчелеккә ил һәм республика бюджетларыннан — 165,61 миллион сум акча юнәлтелде. Шуның 53 миллион сумы — токымлы мал алуга. “500 ферма” программасы тормышка ашырыла башлаган чордан анда катнашучыларга дәүләт ярдәме 1,2 миллиард сум тәшкил итте, янә дә күптән түгел генә 100 миллион сум транш алынды, ул алдагы көннәрдә бүленәчәк. Узган елдан башлап җитештерү куәт-ләренә фәнни казанышларны кертү субсидияләнә. Мал азыгы өстәмәләре сатып алу буенча да ташламалар саклана, хуҗа-лыкларга субсидияләр бирелә. Министр урынбасары билге-ләвенчә, әлеге өстенлекләрдән файдаланырга теләүчеләр генә аз.
Читайте нас: