— Кече һәм урта бизнес нәтиҗәле дәүләт ярдәменнән, аек акыллы салым сәясәтеннән башка үсешә алмый, — диде Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү фонды генеральный директоры Денис Мусин. — Бу эшне ничек оештырырга мөмкин? Төбәк башлыклары лизинг буенча субсидия, шәхси бизнес оештыруга грант, беренче лизинг түләвенә субсидия һәм башка төрле ярдәм чаралары тәкъдим итә. Бизнес вәкилләренең 75 проценты турыдан-туры ярдәм алу яклы. Укуга, консультацияләргә һәм инфраструктур ярдәмгә мохтаҗлар да бар. Эшкуарларга ярдәм итү үзәге оештырырга тәкъдим итәбез. Башкортстанның кайбер төбәкләренең бизнеска ярдәм итү мөмкинлеге юк. Нәтиҗәдә, мондый районнарда эшкуарларга максатына ирешү авырлаша. Үзәк бу мәсьәләне хәл итәргә дә ярдәмләшә алыр иде. Биредә бер үзенчәлеккә игътибар итү мөһим. Ярдәм күрсәткәнче, эшкуарларны укыту күздә тотыла. Белемен камилләштергән бизнес вәкилләре акчаны нинди максатта файдаланырга кирәклеген ачык беләчәк һәм күңелсез хәлләргә тарымаячак.
Әйткәндәй, Башкортстанда 2013-14 елларда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү муниципаль программалары финанслана. Узган елда бу максатка 278 миллион сум акча бүленгән. Шуның 63 миллион сумы муниципаль бюджеттан булуы мөһим. 146 миллион сумы эш башлаучы кече бизнеска юнәлтелгән. Лизинг түләүләрен субсидияләүгә 130 миллион сум тотылган. Бу юнәлештә эш быел да дәвам итә. Бүленгән 279 миллион сумның 54 миллион сумы муниципаль бюджетка туры килә. Саннардан чыгып фикер йөртсәң, эшкуарларга ярдәм итү үзәге оештыруның кирәге дә юк сыман. Программа кысаларында 4,5 миллион сум акча бүленгән Салават шәһәрендә, 3 миллион сум бүленгән Баймак районында да шундый фикергә килерләр. Ә менә бер тиен дә бүленмәгән Борай районы, Межгорье шәһәре эшкуарлары нишләргә тиеш? Мәсьәләнең төбенә төшенсәң, үзәкнең кирәклеге аңлашыла.
— Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында эшкуарларны борчыган мәсьәләләргә җитди игътибар бүлде, — диде Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов. — Киләсе елдан башлап Русиядә яңа гына оештырылган кече бизнес ике елга кадәр салымнардан азат ите-ләчәк. “Салым каникуллары” эшкуарларга аягына басарга ярдәм итәчәк. Бизнеска зыян салучы законнар чыгару чикләнәчәк һәм өч ел дәвамында эшкуарларның предприятиеләренә нигезсез тикшерүләр килмәячәк. Тикшерү ысуллары да камилләшәчәк. Тикшерү нәтиҗәләре махсус чыганакта җәмгыять игътибарына тәкъдим ителәчәк. Мондый нәтиҗәләрдә безнең дә өлешебез бар. Башка төбәкләр сыман, эшкуарларның киңәш-теләкләрен ил җитәкчелегенә җиткерергә тырыштык. Ниһаять, максатыбызга ирештек. Хәзер кул кушырып утырмаска, яңа мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Ничек дисезме? Бер төркем Башкортстан эшкуарларын АКШка, Кытайга, Италиягә һәм бизнес үсешкән башка илләргә тәҗрибә өйрәнергә җибәрү күздә тотыла. Барсыннар, өйрәнсеннәр һәм белемнәрен республика икътисадын үстерү өчен эшкә җиксеннәр. Безнең төбәктә уңышлы тамыр җәярдәй 5-6 юнәлешне сайлап алачакбыз.
Ил җитәкчелегенең бизнеска йөз белән борылуында Русиянең икътисади санкцияләр камавында калуы да сәбәпче. Үзгәртеп корудан соң илдә бик күп дәүләт предприятиеләре, хуҗалыклар бөлде. Базарда алар продукциясен чит илнекеләр алыштырды. Алай гына түгел, чит ил фермерларын, корпорацияләрен үзебез чакырып китердек. Бүген АКШ боерыгы буенча алар чемоданын җыя башлады. Базарда бушаган урынны кемнәр алыр? Кытай, Азия, Латин Америкасы илләренә генә өмет итеп яшәргә ярамый. АКШның куллары озын, йогынтысы көчле. Үзебезнең куәтләрне тергезү мөһим. Кемнән үрнәк алырга? Иран да берничә ел элек санкцияләр камавында калды. Кыска гына вакытта бу илдә кече бизнес, авыл хуҗалыгы, сәнәгать тамырдан үзгәреш кичерде. Хәзер Иран, үзен-үзе азык-төлек белән тәэмин итүдән тыш, күршеләрен дә ашата. Бу илдә бизнес та үсеш кичерә. Мөгаен, Русиядә гамәлгә ашырылучы реформалар да нәтиҗәле булыр.