+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 декабрь 2014, 21:32

Карабодайсыз калмабыз!

Әлеге культура тирәсендәге ыгы-зыгының сәбәпләре турында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, Президентның Агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе, икътисади фәннәр докторы Рәсүл ГОСМАНОВ белән сөйләшәбез.

— Рәсүл Үзбәкович, илдә капма-каршылыклы хәл килеп туды: карабодайның яхшы уңышы җыеп алынган, ә аңа хаклар барлык җирдә дә артты, җитмәсә, көз көне үк. Илдә һәм республикада карабодай ярмасын җитештерү һәм куллану турында ниләр әйтерсез?

— Чыннан да, соңгы елларда тәүге тапкыр ил буенча карабодай ярмасының күмәртәләп һәм ваклап сату бәяләре күтәрелде. Соңгы өч ел дәвамында әлеге культураны тулай җитештерү артып килде: 2012 елда — 42 мең, былтыр —50 мең, ә быел 86 мең тонна. Бу уңыштан бүген кара исәп белән 40 мең тонна ярма алып була, ә республика халкының еллык ихтыяҗы нибары 14 мең тонна, ягъни җан башына 3,5 килограмм. Карабодайны игү мәйданы 90 мең гектар дәрәҗәсендә, уңышы гектардан 7,7 центнер, күренүенчә, тәкъдим ихтыяҗдан артык. Шул ук вакытта былтыр гомум ил буенча карабодай ярмасын җитештерү кирәгеннән артык булуы да билгеле.

— Республика буенча кара­бодайны җитештерүнең рен­табельлелек дәрәҗәсе ничек?

— Шушы көннәрдә бер авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе белән әңгәмә кордым. Ул карабодайның рентабельлелеге соңгы елларда нык кына кимүен сызык өстенә алды, бу җитештерүчеләрнең әлеге культура белән кызыксынуын да киметкән. Ә хәзер саннарга мөрәҗәгать итик. Ерак 1990 елда карабодайның рентабельлелеге 292 процент, 2000 елда —130, 2010 елда — 39, ә былтыр 1 процент тәшкил иткән. Сабан бодае буенча рентабельлелек бу елларда 84, 52, 15 һәм 21 процент булган. Күренүенчә, былтыр карабодай игү рентабельле булмаган диярлек. Киңәйтелгән кабат җитештерүне гамәлгә ашыру өчен, галимнәр исәпләвенчә, ул 50 проценттан да ким булырга тиеш түгел. Әлеге шарт реформаларга кадәр дә, базар мөнәсәбәтләре чорында да мәҗбүри.

— Быел Русия һәм Башкортстан буенча карабодайны күмәртәләп һәм ваклап сату бәяләре үсү турында анык мисаллар китерә аласызмы?

— Әлбәттә! Быелгы хәлгә узган елда нигез салынган иде. Карабодайга хакларның котырып үсүе Башкортстанда гына түгел, Русиянең башка төбәк­ләрендә дә күзәтелде. Илнең Европа өлешендә карабодайны иң күп җитештерүчеләр — Башкортстан белән Орел өлкәсе, ә Себер федераль округында — Алтай. Быел Русиядә карабодай уңышы былтыргы дәрәҗәдән 27,3 процентка артты, ә Алтайда көтелгән 350-400 мең тонна урынына 240-250 мең тонна җыйдылар. Поставщиклар ваклап сату челтәрләрен ярмага хаклар арту һәм аны китерү белән авырлыклар туу ихтималлыгы турында кисәтте. Дефицит турында имеш-ми­меш­ләр таралды. Болар барысы да ыгы-зыгы тудырды. Ул ил буенча җәел­де. Көньяк күршеләрдә дә барысы да ал да гөл түгел иде. Мәсәлән, Казахстанда иген уңмады, бу үзе ашлык белән тәэ­мин итүдә җитди проблемалар тудырды.
Санкт-Петербургта ноябрьдә карабодайның сатып алу хакы бер килограмм өчен 20 сумнан 45 сумга күтәрелде. Шуңа ярашлы, сәүдә бәясенә 175 процент хак өстәлде. Анда атнадан да кыска вакыт эчендә бер кап ярма (0,9 килограмм) бәясе 49 сумнан ике тапкырга, аннары өч тапкырга артты. Ыгы-зыгыны туктату максатында бер супермаркетта даими сатып алучылар өчен бер кулга биш кап билгеләп, бер кабы 29,99 сум белән норма керткәннәр, шуннан башланган да инде. Пермь, Киров шәһәрләрендә, Уралда, Амур краенда һәм, ниһаять, Мәскәүдә, запас туплау процессы башланды. Берни дә эшләп булмый иде, чөнки сатучыларның комсызлыгы кушылган халык ыгы-зыгысы көченнән дә зуррак көч юк.
Читайте нас: