— Бүген төбәк үсеше өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алышачакбыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Республиканың 2020 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе биш ел элек кабул ителгән иде. Аңлашыла, шушы чорда икътисадтагы хәлләр дә, максатлар да тамырдан үзгәрде. Яңа сынаулар кичерәбез. Бу хәл-шартлар мөһим документка үзгәрешләр кертүне таләп итә. Төбәкнең икътисади үсеше саннарда гына түгел, сыйфатта чагылыш табарга тиеш. Гамәлдәге стратегиядә 2020 елга тулай төбәк продукты 1,3 триллион сумга кадәр артырга тиеш. Безгә бу күрсәткечкә ирешергә аз гына калды. Шуңа да 2020 елга тулай төбәк продукты планлаштырылган күрсәткечтән ике тапкыр артыграк булачак. Бу фикер башка мөһим күрсәткечләргә дә кагыла.
Тулай төбәк продукты үсеше беренче чиратта яңа куәтләрне үзләштерүгә бәйләнгән. Бездә бу юнәлештә быел да ныклы адымнар ясалды. Благовещен шәһәрендә “СИБУР” компаниясе составындагы “ПОЛИЭФ” җәмгыятенең яңа куәтләре эшли башлады. Анда пластик шешәләр һәм башка продукция җитештерүдә кулланылучы полиэтилентерефталат (ПЭТФ) җитештерелә. “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятенең “Каустик” предприятиесендә кислород һәм азот җитештерү цехы эшли башлады. Цехтагы корылмада сәгатенә 7 мең кубометр кислород, 20 мең кубометр азот җитештерелә. Мондый мисалларны арытаба да дәвам итәргә мөмкин.
— Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итү мәсьәләсенә игътибарны арттыру мөһим, — дип дәвам итте чыгышын Президент. — Мәгълүм булуынча, Русия Президенты 2018 елга ил гражданнарының 70 проценты мондый хезмәтләрнең электрон төреннән файдалана алсын өчен шартлар тудыру бурычы куйды. Бездә бу юнәлештә хәлләр ничек?
Башкортстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм “Ачык Республика” системасын эшләтү мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ринат Шәгалин бу юнәлештәге эшләр торышы белән таныштырды.
Халыкка дәүләт хезмәтләрен элемтә бүлекләрендәге инфоматлар һәм күпфункцияле үзәкләр аша тәкъдим итү турында әйтелде. Бу эш 2015 елның беренче яртысында гамәлгә ашырыла башлаячак.
— Республика җир ресурсларына шактый бай төбәк, — диде Рөстәм Зәки улы көн тәртибендәге чираттагы мәсьәләгә тукталып. — Быел Хөкүмәт киңәшмәләрендә мондый байлыктан нәтиҗәле файдалану юллары турында да сүз булды. Җир участокларының дәүләт кадастр бәясенә нигезләнгән түләүләрне формалаштыруга аерым игътибар булырга тиеш. Быел бу эш Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләрендә башкарылды. Мәгълүмат киләсе елда җирләрне ташламалы шартларда хосусыйлаштырганда файдаланылачак.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев Президент телгә алган территорияләрдә кадастр бәясенең 98 миллиард сумга артуын хәбәр итте.
— Башкортстан 2015 елга яхшы күрсәткечләр белән аяк баса, — диде Рөстәм Зәки улы. — Киләсе елда да сынатмаячакбыз!