+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 гыйнвар 2015, 21:48

Базарда хаклар ни хак?

“Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе башкаланың сәүдә нокталарында булып, ел башыннан азык-төлеккә бәяләрнең ни дәрәҗәдә үзгәрүен ачыклады.Соңгы вакытта сөт ризыкларына, майга, йомыркага хак арту турында матбугатта, радио-телевидениедә, Интернет челтәрендә еш яктыртылып торды. Кайбер төбәкләрдә йомырка бәясе җәйгегә караганда — 20-30, сөтнең литры 15 сумга кыйммәтләнгән. Иң кызыгы — хаклар күтәрелүнең төгәл сәбәпләрен белүче юк.

Башкаланың Үзәк база­рын­да өч атна эчендә йомырканың дистәсе — 8 сумга, җәй башыннан 21 сумга кыйммәт­ләнгән. Хәзер биредә беренче категорияле йомырканың дистәсе – 65 сум, иң эреләре 81 сум тора.

— Бәяләрнең кинәт кү­тәрелүен үзебез дә аңла­мыйбыз, — ди сатучылар. —Билгеле, сатып алучылар да канәгать түгел: кулланучылар хокукларын яклау оешмасына йомыркага бәя арттыруга шикаять белдереп шалтыратабыз, дип тә әйттеләр. Әмма хакларны без арттырмадык. Ул ил күләмендә күтәрелә.

Үзәк базар янында яшәүче Вәсилә Хәйруллина да бу хакта борчылуын белдерде:

— Моңарчы йомырканы тавык асраучы танышлардан сатып ала идек. Өч дистәсе 100 сумга төшә иде. Хәзер та­вык­лары күпләп йомырка салудан туктаган. Кибет йомыр­касына күчтек. Сөт-май продукциясенә хаклар артуны шундук сиздек, — диде ул.

Башкаланың азык-төлек кибетләрендә дә әлеге про­дукциягә бәяләрнең ни сәбәпле артуын төгәл аңлата алмадылар. Авдон кошчылык фабрикасыннан китерелгән йомырка белән сәүдә итүче бер кибеттә аның дистәсен 40 сум 90 тиенгә дә алып булган. Хәзер биредә алар 60-65 сум тора.

Икмәккә хак соңгы тапкыр декабрь башында арткан. Популярлык казанган Кырмыскалы ипие — 27, Кандраныкы — 53, “Восход” комбинатының “Уңыш” икмәге 39 сум тора.

“Карабодай кризисы”ның асылына төшенергә ниятләп, шәһәрдәге дүрт сәүдә ноктасында булдык. Аларның бер­сендә генә әлеге ярма бар иде. Аның хакын күргәч, карабодай боткасы пешерү теләгеннән кире кайттык. Элек килограммы 25 сумга сатылган ярма бәясе өч-дүрт тапкыр арткан! Аның иң арзаны Минһаҗев һәм Революцион урамнары чатында урнашкан “Башкортстан продукциясе” кибе­тендә булды. Биредә аны 65 сумга алырга була. Кибет хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Яңа елда карабодай 5 сумга арзанайган. Әлеге кибеттә, базар һәм супермаркет бәяләре белән чагыштырганда, тотрыклылык күзәтелә. Гипермаркетлар 800 грамм төргәкле карабодайны 100 сумга тәкъдим итә!
“Карабодай кризисы” хакында сатып алучы Фәнил Әхмәтҗанов үз фикерен белдерде:

— Карабодайга хак кешедән ишеткән сүзне бер-беребезгә тагын да күпертеп сөйләү нәтиҗәсендә генә күтәрелде дип уйлыйм. Аны шулкадәр күп ашамыйбыз ләбаса! Кибет хуҗалары шуннан файдаланып кала. Иткә бәя артмаганны, карабодай хакы артты дип куркып утырыр мәл түгел. Ходай икмәктән аермасын, — диде ул.

Исегездә булса, 2010 елда да карабодай бәяләре бер котырып алган иде. Ул чакта моны корылык белән бәйләп аңлаттылар. Былтыр исә корылык та булмады... Шул ук елны, тоз бетә икән дип, күпләп тоз да алдылар. Аннары чират көнбагыш маена җитте...

Башкортстанда яшелчәгә хак арту да күзәтелә. Бәрәңге көзге чордагыдан ике тапкыр кыйммәтләнгән. Сәбәбе — башкалада яшелчә саклагычлар булмау. Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан аны төзү күптән каралган булган, тик инвесторлар бу эшкә алынырга ашыкмый. Ни өчен? Чөнки проект үзен аклаганчы шактый вакыт кирәк булачак.
Әйе, юрганыңа карап аягыңны сузарга туры килә инде. Әмма, ни әйтсәң дә, йомыркасыз да, сөтсез дә, икмәксез дә яшәп булмый. Әле алар янына ите, бәрәңгесе, тәм-томы да кирәк.


Базар бәяләре (литры һәм килограммы):


Каз — 450
Үрдәк — 400
Сөт — 40
Май — 330
Сыр — 420
Алма — 120
Кыяр — 250
Помидор — 200
Суган — 40
Сарымсак — 200
Кәбестә — 50
Бәрәңге — 40
Кишер — 45
Читайте нас: