Барлык яңалыклар
Икътисад
15 гыйнвар 2015, 21:54

Яңа елда авылга яңа сулыш кирәк

Аграр тармактагы дәүләт рограммаларында югары бурычлар куела. Акча җитәрме?2015 елга аяк бастык. Узган ел илебез өчен җиңел булмады. Көнбатыш дәүләтләр Русиянең икътисади-сәяси куәте, хәрби әзерлеге буенча “кылларын” тарткалап карады. Әмма ни сәбәпледер, Көнбатыш һаман да бүгенге Русиянең узган гасырның туксанынчы елларындагы “упкыннан” күптән чыгуын танырга ашыкмый. Ә бәлки теләмидер дә? Билгеле, кайсы илнең дә куәте, көче хәрби коралга гына бәйле түгел. Үз халкын үзендә җитештергән азык-төлек белән тәэмин итүченең генә тылы ышанычлы була. Ихтимал, Көнбатыш илләре Русиягә каршы санкция кулланганда шуны күз уңында тотып эш иткәннәрдер. Кайчандыр Британия премьер-министры Уинстон Черчилль: “Үз халкының тамагын туйдыруга сәләтсез һәм азык-төлек импортына бәйле ил җитди хәрби дошман була алмый”, дип әйткән. Илебез сугышка әзерләнми. Әмма нәкъ 2014 елда Русиягә карата кулланылган санкцияләр аграр тармак үсешенә яңа сулыш бирде дә. Аграрийлар узган елда ашлыкның тулай җыемын 105 миллион тоннага җиткерде. Яңа Русия тарихында бу — икенче тапкыр яуланган максималь рекорд. Яшелчә-җимеш, кузаклы культураларның аерым сортлары буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешелде.

Билгеле, 2015 ел яңа сынаулар куя. Ул ирешелгәннәрне ныгыту чоры булырмы, әллә тоташ авыл хуҗалыгын тирән реформалаштыру белән бәйле үзгәрешләргә юл ачкан чор булырмы? Монысын вакыт күрсәтер. Алда аграр сәясәттә ниләр көтә?
Русия аграрийлары узган елгы эш йомгаклары буенча хаклы рәвештә горурлана ала. Ниһаять, терлекчелек тармагы да озак көткән нәтиҗәне бирде. Сугымга җитештерелгән сыер малы һәм кош ите җитештерү 2013 елгы күрсәткечтән 4 процентка арткан. Эшкәртүгә озатылган сөт күләме элекке елдагыдан бер миллион тоннадан күбрәк тәшкил итә. Русия Президенты Владимир Путинның узган ел ахырында Федераль җыелышка Юлламасында авыл эшчәннәре хезмәтенә зур бәя биреп рәхмәт белдерүе дә зур игътибарга лаек.