— Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, былтыр Башкортстанда 540 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланган, — диде Илдар Гаделҗан улы. — Әлегә 447 йортта планга ярашлы тикшерүләр оештырылды. Шуның 275ендә кимчелекләр ачыкланды. Әйтик, кайбер йортларда башкарылган эшләр проект-смета документларына туры килми. Белгеч булмасаң да, җитешсезлекләр күзгә ташлана. Мәсәлән, түбәләрне төзекләндерү сметасында җилләтү торбаларын чарлакның тышкы ягына чыгару каралмаган. Аңлашыла, бу очракта берничә елдан түбә янә ремонт таләп итәчәк. Кем исәбенә? Нинди акчага? Тикшерүләр капиталь ремонтны Башкортстан Республикасының Төбәк операторы, техник күзәтчелек, урындагы үзидарә органнары тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотмавын күрсәтә. Дәүләт комитеты тарафыннан кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмәләр чыгарылды, 17 административ протокол төзелде. Капиталь ремонтланган йортларны арытаба да тикшерәчәкбез.
Беренче айларда төбәк операторы фатир хуҗаларыннан акча җыю сүлпән баруга зарланган иде. Бу юнәлештә хәлләр җайга салына башлады. Шул ук вакытта мәсьәләнең икенче ягы ачыкланды. Төзекләндерү эшләре сыйфатсыз башкарылса, фатир хуҗалары капиталь ремонт өчен янә сүлпән түли башларга мөмкин. Күренүенчә, Төбәк операторы үзе утырган ботакка үзе балта чаба. Әйткәндәй, мәсьәлә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов игътибарыннан да читтә калмады. “Ремонт эшләренә акчага гына кызыгучы, намуссызларны якын китерергә ярамый”, — дигән иде Рөстәм Зәки улы. Барыннан да бигрәк, фатир хуҗалары уяу булырга тиеш. Капиталь ремонтны начар башкаручыдан акчаны кайтарып алу шактый мәшәкатьле. Күңелсез күренешләргә вакытында чик кую хәерлерәк. Моның өчен, кимчелекләр ачыкланса, ремонтчылар белән уртак тел табарга тырышырга, ул да ярдәм итмәсә, күзәтчелек органнарына шалтыратырга кирәк.
Узган елда коммуналь түләүләргә тарифлар кинәт артты. Илдар Гаделҗан улы шушы мәсьәләгә дә да тукталып үтте.
— Тикшерүләр барышында торак фондын файдалану буенча 50 меңгә якын кимчелек ачыкланды. Шуның 23 проценты — торак- коммуналь хезмәтләргә түләүләр билгеләүгә бәйле. Аларны законга ярашлы билгеләүне таләп итүче 922 күрсәтмә чыгарылды. Дәүләт комитеты күрсәтмәләре буенча идарәче компанияләр тарафыннан 900 миллион сумлык эшләр башкарылды. Бу акчалар җитешсезлекләр ачыкланган йортларга кайтарылды, — диде ул.
Сер түгел, идарәче компанияләр арасында, халык ихтыяҗларын онытып, бары тик акча турында гына уйлаучылар да бар. Алар зур суммалар белән эш итсә дә, намус турында да онытырга тиеш түгелдер. Киләчәктә аларга бу хакта мотлак уйланырга туры киләчәк. Быелдан күпкатлы йортларны бары тик лицензияле идарәче компанияләр генә хезмәтләндерә алачак. Аларның вәкилләре махсус рәвештә укытылачак һәм имтихан тапшырачак. Бу март урталарына кадәр дәвам итәчәк. Беренче майдан соң лицензиясез идарәче компанияләр күпфатирлы йортларны хезмәтләндерә алмаячак. Закон бозучыларга 50-250 мең сум штраф салыначак. Лицензия хезмәтләндерү сыйфатын яхшыртырга, намуссыз идарәче компанияләрнең эшчәнлеген туктатырга мөмкинлек бирә.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау оешкан төстә, мөмкин кадәр тизрәк башкарылсын өчен берничә шартның үтәлүе мөһим. Ремонт эшләренең сыйфатлы башкарылуы, халыктан җыелган акчаның максатка ярашлы тотылуы зарур. Бу юнәлештә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә уяу һәм актив булырга тиеш. Ул чакта идарәче компанияләр дә, капиталь ремонтны башкаручылар да үз эшенә җаваплы караячак.
Барыннан да бигрәк, фатир хуҗалары уяу булырга тиеш. Капиталь ремонтны начар башкаручыдан акчаны кайтарып алу шактый мәшәкатьле. Күңелсез күренешләргә вакытында чик кую хәерлерәк. Моның өчен, кимчелекләр ачыкланса, ремонтчылар белән уртак тел табарга тырышырга, ул да ярдәм итмәсә, күзәтчелек органнарына шалтыратырга кирәк.