Соңгы атналарда Русия Хөкүмәтенең төп туклану продуктларына хакларны “туңдыру” ихтималы турында да хәбәрләр таралды. Ләкин Хөкүмәт вице-премьеры Аркадий Дворкович, илдә азык-төлек дефициты туу куркынычын булдырмау максатында власть сәүдә эшләренә актив катнашудан тыелып торды, дип белдерде. Шул ук сәүдә челтәрләрендәге тикшерүләр нинди нәтиҗәләргә китерәсен көтәсе юк шикелле. Тиз арада һәм катгый законнарга нигезләнеп, сәүдә олигархларының “койрыкларына басарга” гына кирәк. Югыйсә, кризис чорында Хөкүмәтнең аграрийларга күрсәткән ярдәме дә шома гына аларның кесәсенә күчәргә мөмкин.
Бүген Русиянең аграр тармагы нинди үзгәрешләр кичерә? Азык-төлек импорты кимүне халык ничек кабул итте? Төп туклану продуктларына хаклар үсү дәвам итәчәкме?
Глобаль капиталистик сәүдә базары Русиягә үзенең аграр сәясәтен эзлекле тормышка ашыру мөмкинлеген бирмәде. Әмма бүгенге хәл-шартларда авыл хуҗалыгы илнең бәйсезлеге, тылы кебек төшенчәләргә бәйле. Моның шулай булуын ил җитәкчелеге дә таный башлады кебек. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко аграр проблемаларга багышланган утырышта чәчү әйләнешеннән төшеп калган 56 миллион гектар җирне кабат тергезү кирәклегенә басым ясады. “Бу бит Испания, Кипр мәйданына тиң. Андый резерв башка бер илдә дә юк” диде ул.
Безнең карашка, аграр тармакта көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен, беренче чиратта, җирнең чын хуҗасы — менеджер булырга тиеш. Аннары дәүләт ярдәме күрсәтү турында сүз алып барып була. Ә без һаман да Русиянең дөньядагы барлык сөренте мәйданының — 9, төче су запасының 25 процентына һәм уңдырышлы туфракның яртысына ия булуыбыз белән мактанабыз, ә нәтиҗә юк. Бер генә дәүләтнең дә аграр тармагы субсидиясез яши алмый. Экспертлар фикеренчә, авылда һәр гектар сөренте мәйданга бүлеп исәпләгәндә, гомум дәүләт ярдәме Русиядә АКШтан — 8, Евросоюз илләреннән — 14 һәм Кытай белән чагыштырганда 10 тапкыр кимрәк күрсәтелә. Әлегә кадәр ил казнасыннан аграр секторны үстерүгә бүленгән чыгымнар бер проценттан артмады. Кыскасы, бүген илебездә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең “тышкы дуслар” белән дә, эчке сәүдә нокталары хуҗалары булган олигархлар нәфесе белән көрәшергә дә хәле җитми. Шуңа да азык-төлек базарында бәяләр тотрыклы түгел, ә авыл ихаталарында җитештерелгән продукциянең крестьянга файдасы юк дәрәҗәсендә.
Узган елда Русия ашлыктан рекордлы уңыш җыеп алды. Әмма элекке традицияләр буенча “Икмәк булса — җыр да булыр”, “Икмәк — һәммәсенә дә баш” дип канәгатьләнү кичерә алдыкмы соң? Он, ашлык бәяләре артты. Ләкин ул һич тә авыл җитештерүчеләре чыгымнарын капларга җитми.
— Он һәм ашлыктан җитештерелгән башка төр продукцияләргә бәяләр артуны административ юл белән туктату катлаулы, — диде берничә атна элек федераль министр Николай Федоров. — Узган ел дәвамында он — 20, ә ашлык бәяләре 70-80 процентка артты.
Шунысы да мәгълүм булсын: әгәр социаль әһәмияттәге дип кабул ителгән туклану продуктларына хаклар 30 көн эчендә 30 процентка арта икән, Хөкүмәт әлеге ризыкка бәяләр үсүне 90 көнгә кадәр чикли ала. Ә бит шикәр комы хакы узган ел дәвамында инфляция дәрәҗәсеннән 4 тапкыр диярлек артып, 40 процентка күтәрелде. Ярмалар 34,6 процентка кыйммәтләнде.
Билгеле, билне кысып буганнан гына азрак туклана башламабыз. Илдә авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә, һәр елдагыча, зур үзгәрешләр көтелә. “Кесә” ягын исәпкә алып, куәтле инвестпроектларның да “иң-иң”нәрен генә тормышка ашырырга булдылар. Быел аграр тармакка дәүләт ярдәме кимемәс, әмма төзәтмәләр булачак, ди федераль җитәкчелек. Тик, ни сәбәпледер, ихтыяҗны канәгатьләндерүдә чит илдән ит, сөт алачагыбызны алдан планлаштыру бераз борчылу тудыра. Тармак министры Николай Федоров сүзләренә караганда, әлегә ит һәм ит продуктларына импорт бәйлелеге — 23, сөт һәм сөт ризыкларына 24-25 процент тәшкил итә. Дуңгыз ите алдагы 2-3 елдан гына тулысынча үзебездә җитештерелгән булачак.
Башкортстанның азык-төлек базарында киеренкелек күзәтелми. Әлбәттә, ел ахырында ашлык-он хакларының үсүе берникадәр ризасызлык тудырган иде.
— Без “җитештерүче — икмәк кабул итү предприятиесе — эшкәртүче — сәүдә” чылбырының килешеп эшләвен генә түгел, бәяләрнең нигезсез күтәрелмәвен дә контрольгә алырга тиешбез. Чөнки үзара аңлашылмаучанлык беренче чиратта сатып алучы кесәсендә чагылачак. Кулланучы, ягъни сатып алучы, бәяләр буенча да, сыйфат яисә ассортимент төрлелеге күрсәткечендә дә зыян күрергә тиеш түгел, — диде республика авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко.
Республикада ашлык җитәрлек күләмдә тупланды. Башкортстанда 33 элеватор эшли, саклагычларының гомум куәте 2,3 миллион тоннага якынлаша. Дәүләт интервенция фондын саклау өчен 10 элеватор җәлеп ителгән.
Сөт җитештерү буенча Русиядә лидерлар исемлегендәбез. Дуңгыз итен җитештерүне арттыру бурычы тора. Соңгы елларда республикада дуңгыз ите кимүгә илдә катыборыннарның күпләп “африка түләмәсе” белән авыруы һәм шул аркада дистәләрчә комплексның ябылуы сәбәпче булды. Санитар нормада каралганча, әлеге чимал продукциясе елына бер кешегә уртача 14 килограмм исәбеннән җитештерелергә тиеш булса, узган елгы күрсәткеч 8,6 килограммнан артмаган. Шул ук вакытта, кеше елына 25 килограмм сыер ите ашарга тиеш булса, республикада ул 29,5 килограммга җиткән. Ә менә сарык ите нормада елына берәр килограмм каралган, бездә ул ике килограмм булды.
Бүген сатуда булган һәр нәрсәнең хакы үсә. Ихтыяҗ да арта. Экспертлар, алдагы айларда шикәр комы, ярма, чәй, йомырка бәяләре үсүе дәвам итәчәк, дигән фикердә. Хөкүмәт әлегә кадәр чит илдән кертелгән азык-төлекне үзебезнекенә алыштыруны тизләтү бурычын куйды. Шулай да, әгәр караш үзгәрмәсә, Русия аграрийлары тәкъдим иткән азык-төлек чит илнекеннән кыйммәт булмасмы, дигән шик тә бар.
Тиз арада һәм катгый законнарга нигезләнеп, сәүдә олигархларының “койрыкларына басарга” гына кирәк. Югыйсә, кризис чорында Хөкүмәтнең аграрийларга күрсәткән ярдәме дә шома гына аларның кесәсенә күчәргә мөмкин.