— Кече эшкуарлыкны үстерү өчен инфраструктура мөһим, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов. — Бизнес вәкилләре таләп ителгән хезмәтләрдән бер урында файдалана алсын өчен Прототиплаштыру үзәге оештырылды. 800 миллион сумга җиһазлар сатып алынды. Русиядә тиңе булмаган үзәктә тәҗрибәләр, сынаулар үткәрергә мөмкин. Үзәк төбәк предприятиеләренә, бизнес вәкилләренә яңа мөмкинлекләр ача. Уйлап карагыз: моңа кадәр яңа продукция җитештерүне җайга салу өчен тикшеренү үзәкләренә бер ел алдан чиратка басу таләп ителде. Тикшеренүләр дә шул чама вакыт таләп итә. Хаклар да кыйммәт иде. Үзәкнең куәте елына 50 мең тик-шеренү үткәрергә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, хаклар да “тешләшми”. Димәк, хәзер кече бизнеска яңа мөмкинлекләр ачыла. Бүгенге хәл-шартларда бу аеруча мөһим.
Дөньядагы икътисади кризис, санкцияләр яңача яшәргә өйрәтә. Теләсәк-теләмәсәк тә киләчәктә үз көчебезгә таянырга туры киләчәк. Төгәлрәк итеп әйтсәк, илгә кертү чикләнгән яисә тыелган продукцияне үзебездә җитештерүдән башка чара калмый. Бу максатка гамәлдәге предприятиеләрнең яңа төр продукция җитештерүне үзләштерүе, кече һәм урта бизнесның куәтләрен арттыруы да ярдәм итәчәк. Билгеле, яңа продукция җитештерүне җайга салу җиңел түгел. Моның өчен тәҗрибә мәйданчыгы, заман технологияләре урнаштырылган лабораторияләрдә бихисап сынаулар үткәрү таләп ителә. Базар таләпләренә ярашлы, шунсыз продукция бер кибетнең киштәсенә дә куелмый.
Чит илләр турында сөйлисе дә юк. Анда бу мәсьәлә аеруча җитди контрольдә. Сынау үтмәгән продукциягә базарга юл ябык. Шул ук вакытта, чит ил лабораторияләрендә Русия җитештерүчеләренә фатыйха бирүнең отышлы түгеллеге дә ачык аңлашыла. бәлки, шуңа безнең предприятиеләр җитештерүне җайга салырга мөмкинлек бирүче рөхсәт алалмыйдыр да. Шунысы ачык: Көнбатыш корпорацияләре бездән арзанга нефть сатып алып, кыйммәткә әзер продукция сатуга махсуслашкан. Баксаң, телевизорда рекламаланган, матур савытка төрелгән күп кенә әйберләрне үзебез дә җитештерә алабыз икән. Бу максатка ирешергә нәкъ шушы үзәк ярдәм итә ала да инде.
— Башкортстанның балалар бакчалары Швециядән махсус пластилин сатып ала, – диде Нефть эшкәртү институты җитәкчесе Эльшад Теләшев. — Аны нәниләр ашаса да зарарлы түгел. Без аның составын тикшердек. Ул махсус комнан һәм полимердан тора. Шундый ук продукция рецептын без өч атнада эшләдек. Ул Швециядән кайтарылганнан һич тә калышмый. Бары тик бер аермасы бар — ул продукция арзанрак торачак.
Янә бер мисал. Дизель ягулыгы кышкы чорда туңып җәфалый. Моның өчен ягулыкка махсус катнашмалар кушалар. Катнашманы чит илдән кайтарабыз. Бүген бу юнәлештә эшлибез. Югары сыйфатлы бензин экологиягә файдалы булса да, двигатель өчен зарарлы, чөнки аның җиһазларны майлау сыйфаты начар. Моның өчен ягулыкка махсус катнашма кушу таләп ителә. Үзәктә бу катнашманы да уйлап чыгарачакбыз һәм ил предприятиеләренә тәкъ-дим итәчәкбез. Мондый мисаллар күп. Күренүенчә, күп кенә продукцияне үзебездә җитештерергә мөмкинлек бар. Бу максатка ирешергә үзәк ярдәм итә ала.
Әйткәндәй, ун мең квадрат метр мәйданда урнашкан үзәктә нефть-химия технологияләре һәм продукциясе прототипларын тикшерү һәм эшләү өчен 50 лаборатория урнашкан. Анда 400дән артык галим, инженерлар хезмәт сала. Үзәк куәтләре елына чималга 50 меңгә кадәр физик-химик анализ ясарга һәм прототиплар эшләргә мөмкинлек бирә.
Яшерен-батырын түгел, кайбер илләр прототиплаштыру нәтиҗәсендә икътисади үсешкә иреште. Асылы бик гади. Продукция сатып алына. Тикшерү үтә. Бераздан башка исем, башка бренд астында шундый ук продукция җитештерелә башлый. Ниһаять, без дә шушы дәрәҗәгә үсеп җиттек. Прототиплаштыру үзәге Башкортстан икътисадына зур мөмкинлекләр ачса, чит ил корпорацияләренә миллионнарча евро зыян белән яный. Әмма бу мәсьәлә хәзер безне түгел, санкция яклыларны борчырга тиеш.