— Капиталь ремонт барышы Башкортстан җитәкчелегенең җитди контролендә, – диде Елена Родина. — Бу юнәлештә парламентарийлар да актив эшли. Халык кыска гына вакытта торак шартларын яхшырта алсын өчен зур көч салабыз. Реформаны гамәлгә ашыруга комачаулаган проблемалар турында да хәбәрдарбыз. Халыкка капиталь ремонт барышы һәм аның шартлары турында мәгълүматлар барып җитми. Квитанцияләрдәге торак мәйданы белән гамәлдәге мәйдан тәңгәл килми. Әлбәттә, мондый кимчелекләр халыкта канәгатьсезлек тудыра. “Кайнар линия”ләрнең нәтиҗәле эшләмәве хәлне тагын да кискенәйтә. Әйтик, “Башкортстан Республикасы “төбәк операторы”ның “кайнар линия”сенә шалтырата алмаучылар күп. Тармактагы башка “кайнар линия”ләр белән дә шундый ук хәл. Мәсьәләне мөмкин кадәр тиз арада хәл итәргә кирәк. Аңлашылмаучанлыкка юлыгучы ышанычлы чыганакка мөрәҗәгать итеп, үзен борчыган сорауларга җавап алырга тиеш. Бу мәсьәләне озакка сузмыйча хәл итәргә кирәк.
Әйе, меңәрләгән кешегә телефоннан җавап бирүне оештыру җиңел эш түгел. Махсус җиһазлар, инфраструктура гына җитми. Шалтыратучылар җитди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәчәк. Аларга төгәл җавап бирердәй белгечләрне дә әзерләргә кирәк. Ничек кенә булса да, “Төбәк операторы” бу мәсьәләне хәл итәргә бурычлы. Һәрхәлдә, бу хакта бүген түгел, иртәрәк уйларга кирәк иде. Халык акча түләгән оешмадан хаклы рәвештә тәгаен нәтиҗә көтә.
Киңәшмәдә халыкны капиталь ремонт турында мәгълүмат белән тәэмин итү юллары да тәкъдим ителде.
— Килешергә кирәк, бүген торак-коммуналь хуҗалыкта күпкатлы йортлардагы фатир хуҗаларын мөһим мәгълүмат белән тәэмин итүче чыганак юк, – диде “Русия өчен халык фронты” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы төбәк бүлекчәсе рәистәше, депутат Эльвира Аеткулова. – Һәр йорт буенча төгәл мәгълүмат урнаштырылган, капиталь ремонт белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары урнаштырылган бердәм портал таләп ителә. Күпкатлы йортларда төзекләндерү эшләренең башлану вакытын да шушында урнаштыру урынлы булачак.
Павел Качкаев торак-коммуналь хуҗалыкның бүгенге хәле һәм үзгәрешләр кертеләчәк законнар турында сөйләде. Бүген илнең 85 төбәгенең 43ендә капиталь ремонт өчен акча түлиләр. Узган елның октябреннән барлыгы 20 миллиард сумга җыелган. Шул ук вакытта, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык итү фонды аша 35 миллиард сумлык эш башкарылган. Быел фондтан күпкатлы йортларны капиталь ремонтлауга күбрәк акча бүленәчәк. Әйтик, Башкортстанга 112 миллион сум ярдәм күрсәтеләчәк.
Илдар Җамалетдинов тикшерүләр нәтиҗәләре турында сөйләп үтте. 425 капиталь ремонт үткәрелгән күпкатлы йорт тикшерелгән. Шуларның 408ендә кимчелекләр ачыкланган, ә менә 17сендә эшләр җиренә җиткереп, намус белән башкарылган. Уфа, Благовещен, Күмертау, Салават, Нуриман һәм Чишмә районнарында капиталь ремонт идарәче компанияләр һәм хезмәтләндерүче оешмалар көче белән башкарылган. Аларның эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Гыйнвардан март ахырына кадәр янә 105 күпкатлы йорт “энә күзеннән” үткәреләчәк.
2015 елда капиталь ремонтның кыска чордагы планына ярашлы, төбәктә гомум мәйданы 3,7 миллион квадрат метр булган күпкатлы йортларны төзекләндерү планлаштырыла. Нәтиҗәдә, 147 мең кеше торак шартларын яхшыртачак. Бу максатка төрле чыганаклардан 2,686 миллиард сум юнәлтү күздә тотыла.
Халыктан килгән күпсанлы сорауларның берсе дә җавапсыз калмады. Шуларның иң мөһимнәренә игътибар итик. Яңа гына төзелгән йортларда яшәүчеләр дүрт-биш елга капиталь ремонт өчен түләүләрдән азат ителәчәк. Бу вакытны һәр төбәк үзе билгеләячәк. Аңлашыла, төзек йорт ремонт таләп итми.
Янә шул: яңа шартларга ярашлы, төзекләндерү эшен башкарачак оешмаларны конкурс комиссиясе сайлап алачак. Комиссия составына төбәк операторы, муниципаль күзәтчелек һәм күпкатлы йорттагы фатир хуҗалары да керәчәк. Биредә тагын бер мәсьәләгә игътибар итү мөһим. Конкурста җиңгән оешмалар төзекләндерү эшләрен башкару өчен башка оешмалар ярдәменнән файдаланды. Хәзер болай эшләү рөхсәт ителми. Капиталь ремонт эшләрен озакка сузмау бурычы да куелды.
Аңлашыла, ил күләмендә барган колачлы реформага кагылышлы бөтен мәсьәләләрне дә бер киңәшмәдә генә хәл итеп булмый. Шул ук вакытта, җитәкчелекнең көнүзәк мәсьәләне хәл итәргә тырышуы, халык белән турыдан-туры бәйләнеш урнаштырырга омтылуы игътибарга лаек. Мондый игътибар һәм контроль булганда халыктан җыелган акчаларның максатлы тотынылачагына, төзекләндерү эшләренең вакытында тәмамланачагына өмет зур.