Соңгы елларда Башкортстан кошчыларының үз продукцияләре белән Бөтенрусия “Алтын көз” күргәзмәләрендә яхшы бәя алуы һәм бер үк вакытта зур сәүдә базарына чыгуы, әлбәттә, тармакны үстерүнең дөрес юлда булуын күрсәтте. “Башкортстан казы” хәтта республика брендына әверелде. Әмма дөньяда, илдә дәвам иткән икътисади тотрыксызлык кошчылык тармагы алдына яңа таләпләр куя. Дәүләт ярдәме кимегән һәм чит илләр белән хезмәттәшлек җепләре өзелгән очракта республика кошчылары “үз йөзен” генә түгел, ә сәүдә базарын югалтмасмы? Җитештерүдә артка тәгәрәү турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Мәсьәлә — яңача икътисади шартларга яраклашуда һәм кош ите җитештерүне арттыруда крестьян ихаталары белән кооперациягә кереп эшли башлауда. Гомумән, әлегә хәл начар түгел кебек. Тармак министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, республикада кош-корт саны тоташ алганда 2013 елгы күрсәткечтән 0,8 процентка күбрәк, ягъни 81,2 мең башка арткан. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үсеш — 1,8, крестьян-фермер хуҗалыкларында 3,2 процент тәшкил итә. Шәхси ихаталарда каз, үрдәк һәм тавыклар санының 1,7 процентка, ягъни 55 меңгә кимү сәбәпләре, әлбәттә, беркем өчен дә сер түгел.