“Травы Башкирии” чираттагы сәфәр өчен очраклы сайланмаган. Бүгенге көнгә компания үсештә һәм җитештерелүче товар төрләрен даими киңәйтеп тора. Ул тәкъдим иткән үлән чәйләре республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә билгеле. Аларның шифасы Башкортстан дәүләт медицина университеты, Русия Фәннәр Академиясе һәм башка дәрәҗәле лабораторияләр тикшеренүләре белән расланган. Бу чәйләр хәтта Космонавтларны әзерләү үзәгендә дә кулланыла.
Депутатлар һәм журналистлар предприятие цехларында булды. Чимал складларыннан тутыру цехына кадәр продукция җитештерү чылбырын үз күзләре белән күрде, шифалы чәйне тәмләп карады. Әйткәндәй, биредә үлән чәйләре генә түгел, гадәти кара, яшел чәйләр дә тутырыла. Мисал өчен, яңа продукция — “Сәлам” чәенең яртысы кара чәй булса, яртысы үләннән ясалган. Алар чәйгә үзенчәлекле тәм бирә. Хакы арзан, бер төргәге — 40 сум. Югыйсә, бүген кибетләрдә чәй хаклары да сикерде, 80 сумнан ким түгел. Монда традицион цейлон чәйләре дә тутырыла. Әлеге продукцияне “Бәйрәм”, “Ярминкә”, “Сабантуй” кибетләрендә сатып алырга була.