+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 март 2015, 22:08

Икътисадка — күбрәк инвестицияләр

Башкортстан Хөкүмәтендә республикада икътисадның ныклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте. Аны Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов алып барды.

Киңәшмәдә проектларны Русия бюджеты исәбенә финанслау исемлегенә республиканың инвестицион проектларын кертү өлешендә Башкортстан һәм Русиянең Икътисади үсеш министрлыкларының үзара бәйләнеше нәтиҗәләре турында икътисади үсеш министры Александр Васильев доклад белән чыгыш ясады.
Республикада икътисадның ныклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Башкортстан Башлыгы раслаган план кысаларында Икътисади үсеш министрлыгына проект финанславы нигезендә Башкортстан территориясендә гамәлгә ашырылучы инвестицион проектлар өстендә эшне активлаштыру йөкләтелде. Әлеге эшнең төп идеясе сыйфатында — Русия Хөкүмәтенең 1044нче карары белән расланган Икътисади үсешне дәртләндерү программасы билгеләнә.
— Программаның максаты — сәнәгать җитештерүе үсешен дәртләндерү, инновацион производстволар ачу, шулай ук, импортны алмаштыручы продукцияләр җитештерү максатында икътисад тармакларына озайлы һәм ташламалы шартларда өстәмә кредитлар җәлеп итүгә булышучы яңа финанс инструменты булдыру,— диде Александр Васильев.
Әлеге вакытта Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан программада катнаша алырлык эре инвестицион проектлар исемлеге булдырылган. Алар, нигездә, агросәнәгать комплексы, химия сәнәгате, металл һәм агач эшкәртү белән бәйле. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру 2014-20 елларга планлаштырылган.
Министрлык вәкилләре Проект финанславының федераль үзәге, Русиянең Инвестицияләр фонды, Внеш­экономбанк белгечләре белән очрашты. Арытаба финанс институтлары һәм инвестицион проектлар исемлеге киңәйтеләчәк.
Читайте нас: