+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 март 2015, 22:14

Стратегия үзгәрешсез калачак

“Башнефть” компаниясенең милек хуҗасы алышынуга бәйле ниндидер җитди яңалыклар көтелми.Мәгълүм булуынча, узган елның декабрендә “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе “Система” корпорациясе милкеннән Русия Федерациясе милкенә күчте. Шуңа бәйле “Башнефть” компаниясенең 11 мартта үткән чираттан тыш җыелышында аның Директорлар советы составына да үзгәрешләр кертелде. Атап әйткәндә, компаниянең Директорлар советы рәисе итеп Русия энергетика министрының беренче урынбасары Алексей Текслер сайланды. Ул әлеге вазыйфада “Система” корпорациясе җитәкчесенең улы Феликс Евтушенковны алыштырды.

Җәмгысы “Башнефть” компаниясенең Директорлар советы составына ун кеше керде. Башкортстан мәнфәгать­ләрен анда республика Хөкү­мәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев яклаячак. Директорлар советы составында, шулай ук, Росимуществоның идарә начальнигы Виталий Сергейчук, Русия энергетика министрының беренче урынбасары Алексей Текслер, “Башнефть” компаниясенең президенты, идарә рәисе Александр Корсик, Русия Геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов, “СоюзНефтеГаз” ком­паниясенең Директорлар советы рәисе Юрий Шафраник бар. Бәйсез директорлар буларак, совет составына КАZ Minerals PLC компаниясенең директорлар советы әгъзасы Чарльз Ватсон, IG Seismiс Services PLC компаниясеннән Морис Дижоль һәм Соnsidine Solutions Pty Ltd компаниясе директоры Энтони Консидайн кертелгән.
“Башнефть” президенты Александр Корсик белде­рүенчә, төп акционеры үзгәрүгә бәйле, компаниянең үсеш стратегиясе үзгәреш кичермәячәк, макроикътисади хәлгә бәйле аны берникадәр модифика­цияләү генә булачак.
— Компаниянең стратегиясен үзгәртү өчен мин бернинди дә сәбәп күрмим. Дөрес, дөньякүләм катлаулы хәлгә бәйле, ул берникадәр моди­фикацияләнәчәк. Планлаштырылган кайбер эшләрне кичектереп торырга туры киләчәк, үсеш стратегиясе исә элеккечә калачак, — диде ул.
Александр Корсик белде­рүенчә, кичектереләчәк аерым проектлар, нигездә, геология-разведка өлкәсенә кагыла. Шул ук вакытта, гамәлдәге проект разведкаланган запасларның тотрыклы үсешен тәэмин итә.
Өстенлекле юнәлешләрдән Александр Корсик Башкортстан территориясендә геология-разведкалау эшләрен киңрәк җәелдерүне атады. Шулай ук Көнбатыш Себердә Требс һәм Титов исемендәге ятышларны үзләштерү буенча киң эшчәнлек җәелдереләчәк. Бер үк вакытта нефть эшкәртү заводларын модернизацияләү буенча эш тә колачлы алып барылачак. Бу исә кара нефть продуктларын — газойл һәм мазут — җитештерүне гамәл­дән чыгару мөмкинлеге бирәчәк.
Читайте нас: