Сүзне төбәк икътисадыннан башлау урынлы булыр. Былтыр Башкортстан икътисадына 822,8 миллиард сум кредит бүленгән. Бу 2013 елдагы күрсәткечтән 0,7 процентка артыграк. Кредит бурычы 28 процентка артып, ел башына 712 миллиард сум тәшкил иткән. Бу саннар республика икътисадының үсеше, туктаусыз хәрәкәттә булуы турында сөйли. Халыкны яңа эш урыннары белән тәэмин иткән предприятиеләрне сафка кертү, күпкатлы йортлар, социаль объектлар төзү ярыйсы гына чыгымнар таләп итә. Акчаның күпмедер өлеше кредитка алына. Чыгымнар киләчәктә аклана. Предприятиеләр тулы куәтенә эшли башлагач, төбәк бюджетына керемнәр арта. Анда хезмәт салучылар эш хакы ала. Халыкның сатып алу мөмкинлеге яхшыру да икътисадны үстерә. Бу күренеш барлык үсешкән илләргә дә хас. Шуңа күрә төбәк икътисадына акча “агымы” арту уңай күренеш. Башкортстанга кредит бирүчеләр табылып торуы да күп нәрсә турында сөйли. Банклар ышанычсыз, киләчәге өметле күренмәгән төбәкләр белән хезмәттәшлек итәргә ашкынып бармый.
Юридик берәмлекләргә һәм эшкуарларга 603,8 миллиард сум кредит бирелгән. Бу 2013 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 3 процентка артыграк. Шул ук вакытта, ел башына кредит бурычы 0,1 процентка кимегән. Бизнес өчен вакытында һәм тиешле күләмдә кредит алу аеруча мөһим. Производствоны модернизацияләү, күрсәтелүче хезмәтләрне яхшырту, көндәшләрдән калышмау бертуктаусыз көрәш таләп итә. Бу максатка тотылган акча “икенчел инвестиция” дип тә атала. Планнар гамәлгә ашса, чыгымнар акланачак.
Гадәттә, эшкуарлар хыялларын гамәлгә ашыру өчен банкларга мөрәҗәгать итә. Башкортстанда эшкуарларның кредит алу мөмкинлеге югары дәрәҗәдә оештырылу төбәк икътисады үсешенә дә уңай йогынты ясый. Һәр эшкуар барыннан да бигрәк үз кесәсен кайгыртса да, ул — эш урыннары тәкъдим итүче дә, урындагы бюджетны тулыландыручы да.
Эре эшкуарлар әйләнештәге акчасыннан да файдалана ала. Ә менә кече һәм урта бизнесның мөмкинлекләре чикле. Шуңа күрә былтыр бу төркемгә караучыларга 2013 елдагы белән чагыштырганда 0,7 процентка күбрәк кредит бирелүе куанычлы күренеш. Кредитның гомум күләме 112,7 миллиард сум тәшкил иткән. Соңгы елларда эшкуарлар җитди сынауларга юлыкты. Страховка түләүләренең кинәт артуы эш хакларын “конверт”та түләү очракларын ешайтты. Санкцияләр хакларның артуына китерде. Шул ук вакытта шатлыклы яңалык та бар. Яңа гына эшен башлаучы малтабарларга ике еллык “салым каникуллары” игълан ителә. Производствоны оештыру өчен башлангыч капитал, әлеге дә баягы кредит таләп ителә. Статистика мәгълүматлары Башкортстанда кече һәм урта бизнес вәкилләренә банк бүлекчәләренең ишекләре һәрвакыт ачык булуы турында сөйли.
Cер түгел, авыл уңганнарының язгы чәчүгә вакытында төшүе, көзге уракны уңышлы тәмамлавы банклар белән хезмәттәшлек итүгә тыгыз бәйле. Үткән елда Башкортстанда агросәнәгать предприятиеләренең кредит бурычы 28 миллиард сум тәшкил иткән. Төбәктә 2013-20 елларда “Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарларын көйләү” озайлы республика программасы дәвам итә. Аның кысасында былтыр агросәнәгать предприятиеләренә 11 миллиард сумлык 7411 кредит бирелгән. Бу күздә тотылган планнан 2,9 тапкыр артыграк. Аңлашыла, кредит авыл уңганнары өчен күңелле эш түгел. Аеруча көзге уңышка өмет итеп кредит алучыларга. Шул ук вакытта быелгы хәл-шартлар аграрийлар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Санкцияләр нәтиҗәсендә чит илләрдән азык-төлек кертү чикләнү киштәләрдә үзебез җитештергән продукция артачагына өмет уята. Димәк, безнең аграрийлар да күбрәк акча эшләп, бурычларыннан уңышлы котыла ала.
Былтыр Башкортстандагы банклар халыкка 218,9 миллиард сум кредит биргән. Бу 2013 елның шушы күрсәткеченнән 5,1 процентка кимрәк. Шушы ел башына халыкның кредит бурычы 291,7 миллиард сумга җиткән. Шул ук вакытта былтыр төбәктә ипотекага торак сатып алучылар арткан, 40,7 миллиард сумга 27696 ипотека кредиты бирелгән. Моның үз сәбәбе бар. Тарих сабакларын күздә тотып, акчалары “янудан” шикләнүчеләр фатир алып калырга тырышты. Алар исәбенә статистика мәгълүматлары яхшырды.
Банклар кризис шартларында да керем алырга омтылачак. Моны һәркем белә. Шуңа карамастан, кредиттан башка тормышыбызны күз алдыбызга китерә алмыйбыз. Быел кризис шартларында кредитларның проценты арту кыенлыклар тудырды. Ничек кенә булса да, хәлнең җайга салынуына өмет зур. Процентлар арту кредит алучылар санын киметә һәм банкларның кереме азаюына китерә. Нәтиҗәдә, банклар халыкны янә җәлеп итү өчен кредит процентларын киметү юлларын эзли башлаячак. Мондый хәлдән барыннан да бигрәк халык отачак.