— Рәсүл Үзбәкович, Сез җитәкчелек иткән комитет депутатларының шәһәрнең генә түгел, район һәм авылдагы сәүдә нокталарындагы хәл белән дә еш кына якыннан танышуы мәгълүм. Шундый “рейд”лардан соңгы сезнең фикерләр сатып алучыларныкына туры киләме, ягъни соңгы вакытта сәүдәдә импорт күләме кимедеме?
— Әлбәттә. Һәм моның сәбәбе дәүләт чикләре аша илебезгә импорт кертүне киметү белән генә аңлатылмый. Мәгълүм булуынча, илебездә 2013-20 елларга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү программасы кабул ителгән иде. Әлеге аграр документның АКШ һәм Евросоюз тарафыннан Русиягә карата икътисади һәм сәяси санкцияләр башланганчы ук кабул ителүен истән чыгармыйк. Үзебезнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итү һәм чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру максатында бу программага төзәтмәләр кертелде. 2020 елга кадәр илнең сәүдә базарында үзебезнең ит һәм ит продуктлары өлеше гомум күләмдә — 88,3, сөт һәм сөт продукцияләре 90,2 процентка кадәр тәшкил итәргә тиеш. Игътибар итегез: узган елның 4нче кварталында, аннан бер ел элекке чор белән чагыштырганда, чит илдән кертелгән сөт күләме 40,9 процентка кимеде, ит продукциясен импортлау 53 процентка азрак тәшкил итте. Болар — рәсми статистика. Димәк, моңа кадәр чит илдән сатып алынган ризыкларны үзебезнеке алыштырган дигән сүз. Русиядә терлекчелек тармагының үсеш юлына басуын күрсәтә бу чагыштыру. Әйткәндәй, узган елда илдә 30,5 миллион тонна сөт җитештерелде. Яңа Русия тарихында беркайчан да мондый биеклеккә күтәрелгәнебез булмаган иде.