+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 апрель 2015, 22:08

Эшкуарларга — салым каникуллары!

Хөкүмәт Президиумы утырышында “Башкортстан Республикасы территориясендә салым салуның гадиләштерелгән һәм патент системасын кулланучы салым түләүче — шәхси эшкуарлар өчен салым ставкасын ноль процент күләмендә билгеләү турында” закон проекты тикшерелде.

— Бу мәсьәләне без икътисадтагы кризиска каршы кече бизнеска булышлык итүгә юнәлтелгән чаралар комплексында тикшерәбез, — диде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов.
Билгеле булуынча, бу мәсьәлә 19 мартта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашуында тикшерелгән иде.
— Без заман белән бергә атларга тиеш. Беренчедән, бу — эшкуарлык өчен уңайлы климат булдыру, икенчедән, безнең эшкуарлар башка территорияләрдә теркәлмәсен һәм республикада калсын өчен шартлар булдырырга кирәк, — дигән иде Рөстәм Хәмитов.
Парламентның якындагы утырышында тикшереләчәк закон проекты салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча эшләүче шәхси эшкуарлар өчен икътисади эшчәнлектә — 21, патент системасында 23 төр буенча салым ставкасын ноль процент күләмендә билгеләүне тәкъдим итә. Салым каникуллары шәхси эшкуарның дәүләт теркәве үткән көненнән башлап ике елга исәпләнә.
Президиумда төп доклад белән финанс министры Рида Собханкулова чыгыш ясады.
Әлеге вакытта Башкортстанда якынча 90 мең шәхси эшкуар исәпләнә. Шуларның өчтән бер өлеше салым салуның — гадиләштерелгән, утыздан бер өлеше патент системасын куллана. Узган елда республиканың берләштерелгән бюджетына салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча 3,6 миллиард сум кергән, шул исәптән шәхси эшкуарлыктан —1,3 миллиард сум, патент системасы буенча 100 миллион сум.
Читайте нас: