+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 апрель 2015, 22:12

Ипотека үсеш ала

Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда торак төзелеше күләме узган елның гыйнвар-мартына карата 23 процентка арткан. Шул исәптән, күпкатлы йортлар төзелеше “узган елга карата 30 процентка артты” , диде Уфада үткән “Күчемсез милек. Яз-2015” күргәзмәсе кысаларында оештырылган брифингта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорный.

Вице-премьер сүзләренә караганда, әлеге үсеш темплары узган еллардагы эш нәтиҗәләренә бәйле. Аларны 1 апрельдән гамәлдә булган программага финанс ярдәме саклап калырга мөмкин. Сүз ипотека буенча процент ставкасын дәүләт ярдәме белән субсидияләү турында бара. Бу программага ярашлы, зур банклар халыкка кредитны елына 12 процент белән бирә алачак. Әлеге проектка Саклык банкы, ВТБ24, Россельхозбанк кушылды да инде.
Читайте нас: