-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 апрель 2015, 22:34

Лидерлыкны кулдан ычкындырмаячакбыз

Уфада илнең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров катнашлыгында сөт терлекчелеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.Кичә Башкортстанга эш сәфәре белән Русия Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров килде. Аэропортта аны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов каршы алды. Иң тәүдә федераль министр республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илдар Тимергалин һәм авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко Кырмыскалы райо­нының “Артемида” токымчылык хуҗалыгында булды.

Бу предприятие беренчеләрдән булып “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомум­дәүләт проектына һәм “500 ферма” республика максатлы программасына кушылды һәм аның кысаларында заманча терлекчелек биналары төзеде. 312 баш голштин токымлы сыерга исәпләнгән бәйләмичә тоту өчен сөт саву блоклары, бозаулату бүлеге, бозау абзары, силос-сенаж корылмалары, ветеринария-профилактика пункты булган абзар, 480 баш сыерга икенче сөт фермасы һәм 168 башка исәпләнгән бозау абзары төзелде. Барлык биналарда да микроклимат булдырылган, сөтүткәргечләр, мал азыгы өстәлләре урнаштырылган, азыкны катнаштырып тарату җайланмасы эшли, ясалма орлыкландыру пункты оештырылган. Моннан тыш, биредә эшләүче хезмәткәрләргә барлык шартлар да тудырылган — эш һәм ял бүлмәләре, җылы санитария биналары бар.
Башлыча Германия, Голландия, Польшадан китерелгән токымлы сыерлардан көненә 18әр тонна сөт савып алына. Узган ел сөт сатудан гына хуҗалык 177 миллион сум керем алган.
Эш шартлары яхшыру нәтиҗәсендә, хуҗалыкка яшь белгечләр күпләп килә башлаган. Николай Васильевич, бүген биредә эшләүче 24 яшь белгеч белән әңгәмә корып, аларның эш, яшәү шартлары, хезмәт хакы белән кызыксынды. Аларның күбесе “Авыл террито­ря­ләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында йорт төзи, кайберләре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме турындагы республика Башлыгы указына ярашлы, матди ярдәм ала.
Уфа районында Николай Васильевич ике хуҗалыкта булды. Цюрупа исемендәге агрофирма басуларында күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм дым каплату бара.
Уфа районында гына түгел, республикада иң зур күппрофильле предприятие саналган “Алексеевка” совхозы — Николай Васильевич караган объектларның соңгысы булды. Монда ул берничә җитештерү мәйданчыгын, шул исәптән 900 баш савым сыерына исәпләнгән сөт фермасын карады. Биредә голштин токымлы сыерларның һәркайсы елына 7шәр мең килограмм сөт бирә.
Сөт үзләренең заводында эшкәртелә. “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомум­дәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында аны модернизацияләүгә 45 миллион сум акча юнәлтелгән. Биредә тәүлегенә 20 тоннага кадәр 20 төрдәге сөт продукциясе җитештерелә.
Хуҗалыктагы мөгезле эре малга һәм дуңгызларга ашату өчен совхозның югары сыйфатлы катнашазык җитештерү цехы бар.
Николай Алексеевич теплица комплексында да булды. Совхоз Русиянең ябык грунтта яшелчә җитештерүче иң эре хуҗалыкларының берсе булып исәпләнә. 78 гектар ябык грунтта ел әйләнәсенә 14 мең тоннадан артык яшелчә (кыяр, помидор, борыч, баклажан, җиләк, гөмбә) һәм 1,5 миллион данә яшел культуралар (салат, петрушка, укроп, сельдерей һ.б.) җитештерелә, шулай ук, чәчәкләр үстерелә. Предприятие үз продукциясен Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Екатеринбургка һәм Чиләбе өлкәсенә сата.
Предприятиенең еллык кереме 1 миллиард сумнан арта. 2010-11 елларда 4,25 гектар мәйданда пар казаны булган заманча теплицалар төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Уңыш бер квадрат метрдан 60-62 килограмм тәшкил итә, бу, элек төзелгән теплицалар белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр күбрәк, шул ук вакытта энергия ресурсларына чыгымнар 15-20 процентка кимрәк. Әлеге вакытта 5 гектар мәйданда яңа теплицалар төзү буенча эш алып барыла.
Предприятиенең дәвалау-савыктыру үзәге, фирма кибетләре бар.
Көннең икенче яртысында Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстанда сөт терлекчелеген үстерү мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә катнашты.
Федераль министр үзенең чыгышында Башкортстанның Русиядә сөт җитештерүдә әйдәүчеләр исемлегендә булуын һәм әлеге күрсәткеч буенча дәүләт программаларында каралган максатлы индикаторның узган елда 100 процентка үтәлүен билгеләде.
—Узган ел республика буенча һәр кешегә сөт куллану уртача 312 килограмм ягъни, ил күләмендәге дәрәҗәдән 66 килограммга күбрәк тәшкил итте. Шул ук вакытта, Башкортстанда токымчылык эшен тагын да яхшырту һәм малларның генетик потен­циалын күтәрү мөмкинлеге бар. Гомумән, республиканың авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасы уңышлы эшли. Бигрәк тә “500 ферма” программасы игътибарга лаек, — диде Николай Федоров.