-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 апрель 2015, 13:51

Хаклар кем исәбенә төшә?

Чит төбәкләрдән китерелгән сыр сизелерлек арзанайса, Башкортстан җитештерүчеләре “селкенми” дә.Республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетыннан белдерүләренчә, марттан алып Башкортстанда яшелчә-җимешкә, сөт продукциясенең аерым төрләренә, йомыркага хаклар төшү күзәтелә. Әйтик, гыйнварда азык-төлек товарларына кулланучылар бәясе индексы 104,5 процент булса, март нәтиҗәләре буенча ул 101,7 процент тәшкил иткән.

Атап әйткәндә, узган айда кыярга хаклар 20 процентка, помидорга — 7 процентка, борычка — 3 процентка, бәрәңгегә — 1 процентка кимегән. Сумның берникадәр тотрыклылануы җимешләргә ваклап сату хакларында да уңай чагылыш тапкан. Март эчендә банан, виноград һәм апельсин — 3 процентка, алма 2 процентка арзанайган. Шикәрне дә хәзер 1,6 процентка очсызгарак алырга мөмкин. Карабодай ярмасы да кесә җитмәслек “деликатес” булудан туктап, акрынлап табыннарыбызга кайта башлады. Соңгы айларда аңа хак тотрыклы кала.
Ә менә күпчелек төр сөт продукциясенә, дуңгыз, сыер, сарык, ат итенә, балыкка хаклар артуын дәвам итә. Ведомствода сөт продукциясенә хаклар артуны произ­водствоның үзкыйммәте күтәрелү белән бәйләсәләр, ит юнәлешендә фермер һәм шәхси хуҗалыклардан сатып алу хаклары үсү һәм малны чалуга бәйле чыгымнар белән аңлаталар.
Шул ук вакытта ел башыннан хакы 10 процентка күтәрелгән каты сырлар бәясе, ниһаять, төшә башлады. Соңгы айда ул ике процентка арзанайды. Әмма әлеге төр продукциягә хаклар төшү Башкортстан җитештерүчеләре исәбенәме соң? Мәсәлән, Уфадагы иң эре сәүдә нокталарының берсендә “Башкортстанда җитештерелгән” билгесе астында сатылучы сырларга хак соңгы чорда азга гына да “селкенеп” карамады. Дөресрәге, ул соңгы айларда фәкать артуга таба барды. Шул рәвешле, республиканың мактаулы сөт заводлары җитештергән сырны сатып алыйм дисәң, килограммы өчен кесәңнән ким дигәндә 500-600 сум чыгарып салырга кирәк. Шул ук вакытта алар янәшәсендә генә яткан Кострома, башка төбәкләр җитештерүчеләренең шушы ук төр сыры хаклар котырынган вакытта да 350-400 сум белән чикләнде. Хәзер исә алар бәяне 299 сумга кадәр төшерде. Урынлы сорау туа, республикада каты сырларга хак төшә дибез икән, бу мөһим казанышка чит төбәкләр җитештерүчеләре исәбенә ирешелә түгелме соң? Ни өчен үзебездә җитештерелгән продукция бәясе мең чакрымнардан китерелгәненә караганда ике тапкыр диярлек югарырак кала? Һәм әлеге хәл-шартларда башкортстанлыларны үзебездә җитеште­релгәнгә өстенлек бирергә чакырырга мөмкинме? Һәрхәлдә, республикада азык-төлеккә бәяләр сәясәте өчен җаваплы дәүләт структуралары әлеге мәсьәлә белән мотлак кызыксынырга тиеш, дигән фикердәбез. Бәлки ул очракта башкортстанлылар да читтән китерелгәнне түгел, үзебезнең мактаулы предприятиеләрдә җитештерелгән сөт һәм ит продукциясе ашый башлар...
Читайте нас: