– Кредитларын түли алмаучыларга ярдәм итү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе, – диде Рөстәм Хәбиб улы. – Бүген сезнең игътибарга шундый ысулларның берсен тәкъдим итәбез.
Сүзне “Доверие” банкара реструктурлаштыру үзәге проекты җитәкчесе Илшат Галимов алды.
– Мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк, – диде Илшат Әнвәр улы. – Бурычларын кайтара алмаучыларда акча бар. Шуңа карамастан, алар банкка ашыкмый. Сәбәпләре аңлашыла. Яшәү өчен дә ярыйсы гына чыгымнар таләп ителә. Нәтиҗәдә, кредит түләргә акча калмый. Мондый хәлгә таручылар мәсьәләне хәл итү юлын эзли башлый. Җитәкчеләр, туганнар, дуслар ярдәмгә килергә мөмкин. Без исә, мәсьәләне хәл итү юлын үзебезчә күзаллыйбыз.
Кредит түли алмаучылар бердәм федераль номер буенча үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк күңелсез хәлгә таручы белән банкның арадашчысы булып тора. Югарыда әйтеп үтүебезчә, берьюлы берничә банкка бурычка керүчеләр дә бар. Бу очракта һәр банкка мөрәҗәгать итү таләп ителә. Мәсьәләне җайга салу өчен күп вакыт кирәк. Банклар куйган таләпләр өметләрне акламаска да мөмкин. Үзәк исә мөрәҗәгать итүченең мөмкинлекләрен күздә тотып, банклар белән сөйләшүләр алып барачак. Эшләр тәмамлангач, кредитын түли алмаучы банкка барып, реструктурлаштыру турында килешү төзеләчәк. Аның асылы катлаулы хәлдә калучының банкка бурычын аз-азлап кайтаруга кайтып кала. Ягъни, әлегә кадәр ай саен ун мең сум кредит түләүче хәзер сигез мең генә түләячәк. Әлбәттә, бурыч кайтару шартлары берникадәр үзгәрәчәк.
Аңлашыла, “Доверие”ның максатына ирешүе кризис шартларында очын-очка ялгап яшәүчеләр өчен отышлы. Ә банкларга реструктурлаштырудан ни файда?
– Банклар бурычын кайтара алмаучыларны судка бирә, – дип мәсьәләгә ачыклык кертте Илшат Әнвәр улы. – Процесс бик озакка сузылырга һәм нәтиҗәсез тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә, банкларга, суд юлында йөргәнче, акчаның аз-азлап булса да даими рәвештә кереп торуы отышлырак. “Саклык банкы”, ВТБ 24, “Уралсиб” һәм тагын берничә банкның безнең белән бүгеннән хезмәттәшлек итәргә әзер булуы да шул хакта сөйли.
“Доверие” – инвестиция проекты. Аңлашыла, һәр инвестор керем алырга омтыла. Үзәкнең хезмәте бушлай түгел. Тариф – һәр кеше өчен 3 мең сум. Акчаны банклар түли. “Банклар” диюем юктан түгел. Әгәр мөрәҗәгать итүченең бурычы берничә банкта икән, 3 мең сумны банклар бүлешеп ала.
Проект утырышта хупланды һәм аны гамәлгә ашыру өчен Финанс министрлыгында эшче төркем оештырырга тәкъдим ителде. Әгәр халык актив мөрәҗәгать итсә, үзәк 2-4 айда тулы көченә эшли башлаячак. Халык әлеге вакытта “Доверие”га шикләнебрәк карый. Юкка түгел. Ил тарихында катлаулы чорда халыкны алдап баеп калырга теләүче оешмалар күп булды. “МММ”, “Древпром” һәм башка финанс пирамидалары биргән сабак һаман да онытылмый. Уяу булу беркайчан да комачауламый. Шулай да, үзәк хезмәтенең Хөкүмәт комиссиясе утырышында тәкъдим ителүе проектның гаделлегенә һәм чын-чыннан халыкка ярдәм итү максатында оештырылуына өмет уята.
Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, агымдагы елның 1 мартына Русиядә физик берәмлекләргә 10 триллион 667,8 миллиард сум кредит бирелгән. Шул ук вакытта, банкларга вакытында кайтарылмаган сумма 946,1 миллиард сумга җиткән.