+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 апрель 2015, 23:00

“Мин матурлык яратам”

“Чәчәкләр кибете” хуҗасы шундый гүзәллеккә мөкиббән.Сәгыйть Гыйләҗетдинов — Бакалы районында иң тәҗрибәле эшкуарларның берсе. Үз эшен ачуына да ике дистә елга якын вакыт үткән. Сәгыйть — Бакалы авылы егете. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Октябрьский шәһәрендә электрик һөнәрен үзләштергән. Армиядә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, Красноярск өлкәсенең Лесосибирск шәһәренә юлланган. Озакламый райондашы — Иске Балыклы кызы белән гаилә корып җибәргән.

— Өйләнеп берникадәр вакыт үтүгә 8 Март бәйрәме килеп җитте. Сөйгәнемне чәчәк бәй­ләме белән сөендерим әле дип, Лесосибирск буйлап чәчәк кибете эзләп чыгып киттем. Тик андый кибетне таба алмадым. Төшенке­леккә бирелеп кайтып килгәндә юл читендә бер әрмән егетенең канәфер чәчәкләре сатып торуын күрдем. Өч кенә канәфере калган моның. Алары да кырык градуслы салкында өшеп-туңып беткән. Башка урында тере чәчәк тапмагач, шуларын булса да сатып алырга булдым. Тере чәчәкләрем өйгә алып кайтып суга утыртуга шәлперәеп төшмәсенме?! Бер — туңган чәчкә сатып акча эшлә­гән әрмәнне, бер — күрә торып, шуларны сатып алган үземне тиргәп басып торганда күңелгә: ”Әллә чәчәк кибете ачып караргамы икән?” дигән уй килде. Ләкин ул вакытта, нишләптер, үз эшемне ачарга тәвәккәлләмәдем. Ул арада кызыбыз туды. Бала тугач, чәчәк кибете ачу уе да арткы планга күчте.
Кызыбызга, ни сәбәпледер, Себер һавасы килешмәде, ул еш чирли башлады. Табиблар: “Бәл­ки, яшәү урынын алыштырып карарга кирәк­тер?” — дигәч, үзебез­нең якка кайтып төплә­нергә булдык. Туган якка кайтуга, арендага бүлмә алып, канцелярия товарлары белән сату итә башладым.
Бервакыт шулай кунакка барырга уйладык. “Туктале, без бит шәһәрдән кайткан кешеләр. Чәчәк күтәреп барсаң, культурнорак булыр ул”, дип, янә чәчәк кибете эзләп чыгып киттем. Үзебезнең район үзәгендә дә андый кибетне тапмадым. Шулчак Лесосибирскида чакта чәчәкләр сату уе бе­лән янып алуым келт итеп исемә төште. “Кара әле, җитәкчелек ни әйтер икән?” дип, район хаки­мия­тенә кердем. Анда минем идеямне хуплап каршы алдылар, үзәк урамнарның берсендә киоск утыртырлык җир бирделәр. Мин канатланып эшкә тотындым.
Иң беренче тапкыр бер кап канәфер, бер кап хризантема, бер кап роза, төрле открыткалар алып кайтып витринага куйдым. Бер көн үтте, ике. Чәчәк сатып алучы күренмәде. Аның каравы, открыткалар бик шәп үтте. “Болай булса, салган акчамны да кире кайтара алмаячакмын бит” дип, сатып алу­чы­ларга: “Соң, открытка янына чәчәк бәйләме дә күтәреп алып барсагыз, якын кешеләрегезгә ничек күңелле булачак бит!” — дип, товарымны рекламалый башладым. “Кая, бир инде алайса буке­тыңны да”, — дип, башта берсе чәчәк гөлләмәсе алып китте, аннан күреп, икенчесе алырга килде, аннан өченчесе... Шуннан китте инде.
Хәзер район үзәгендә яшәү­челәрнең барысы да диярлек нинди дә булса бәйрәмгә фәкать чәчәк бәйләмнәре белән барырга тырыша. Аны алырга, гадәттә, миңа киләләр. Аллаһка шөкер, райондашларым мине дә үз итә, чәчәкләремне дә бик ярата. “Синдә чәчәкләр матуррак та, арзанрак та”, — дип, товарымны мактый-мактый алалар. Клиентларым шулай мактап торгач, минем дә күңел күтәрелә, аларны тагын да яхшырак хезмәт­лән­дерәсе килә.
Кибетем ялларсыз, иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр эш­ли. Элек кибеттә үзем генә сату итсәм, хәзер инде миңа ике сатучы — Элиза Гәрәева белән Наталия Рыцева ярдәм­ләшә. Кызлар миннән дә остарак: чәчәк­ләрдән күзнең явын алырлык композицияләр эшләп куя, клиент­ларның сорауларын да беркайчан да җавапсыз калдырмый.
Шунысы кызык: кайчак сатып алучылар матур чәчәкләргә карап сокланыр өчен генә дә кибеткә керә. Аннары: “Матур чәчәкләргә карап торгач, күңелләр җылынып киткәндәй булды әле”, — дип, рәхмәтләрен әйтеп чыгып китәләр.
Мин үзем дә кешеләрнең чәчәкләрне үз итүләренә, матурлыкка соклана белүләренә шатланам. Чөнки мин матур күңелле кешеләрнең беркайчан да начарлык һәм кырын эшләр кылмасын беләм, — ди Сәгыйть Мөдәрис улы.
Өч ел элек бәләкәй киоск урынына заманча бина төзетеп куйган булдыклы эшкуар. Хәзер инде клиентларның чәчәкләрне үзләре тотып карап сайлап алу мөмкинлеге бар. Бу исә сатып алучылар санының да артуына китергән.
Сәгыйть Гыйләҗетдинов — заман белән бергә атлаучы, алга карап, яңа алымнарга таянып эш итүче эшкуар. Чәчәкләрне өйгә китереп бирү хезмәтен булдыруы да заман белән бергә атларга тырышуыннан аның.
Хәзер күп кенә ир-егетләр Себер тарафларына йөреп эшли. Шул сәбәпле, иң якын кеше­лә­ренең туган көннәрен, юбилейларын еш кына алар белән бергә үткәрә алмый. Нәкъ шундый чакларда Сәгыйть Гыйләҗетдинов ярдәмгә килә дә инде аларга: кемнеңдер — әнисенә, кемнең­дер — хатынына, яисә кызына кемнеңдер сөйгән ярына заказ бирүче кеше исеменнән чәчәк гөлләмәләре илтә.
— Чәчәк бәйләмен күрүгә, аның кемнән икәнен белүгә ханым-туташларның йөзләренең ничек балкып китүен күрсәгез сез! — ди Сәгыйть әфәнде.
Булдыклы эшкуар чәчәкләр сату, гөлләмәләрне өйгә китереп бирү белән генә түгел, даими клиентларына бушлай консуль­та­цияләр үткәрү белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә 20 еллык тәҗрибәсе булганга күрә, ул һәр чәчәк, аңа гына хас булган үзенчәлекләр турында сәгатьләр буе сөйли ала.
Киләчәктә дә Бакалының ир-егетләре үзләренең якын кеше­ләрен чәчәк бәйләмнәре белән ешрак сөендерсен, ә Сәгыйть Мөдәрис улының чәчәк бизнесы чәчәк атсын, дигән теләктә калабыз.
Читайте нас: