Ничек кенә булмасын, эшлим дигән максат белән җир алып, төрле каршылыклар һәм сынауларны җиңеп чыгып, үзен чын фермер итеп күрсәтүчеләр аз түгел. Әйтергә кирәк, Русиядә дәвам иткән аграр реформалар чорында байтак авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөлгенлеккә төшеп таркалганда, фермерлар үзләрен җитештерүдә көчле һәм эшләргә сәләтле булуын күрсәтте.
Әлбәттә, проблемалар аз түгел. Керем алу дәрәҗәсе түбән, банк кредитларының процент ставкалары югары. Ә инде әлеге категориягә караган хуҗалыкларның бик азы гына үзе җитештергәнне базарда сату мөмкинлегенә ия булуын исәпкә алсак, аларның күпме хезмәте “җилгә очуын” күз алдына китерү кыен түгел. Фермерлар эшләргә, җитештерергә өйрәнде. Шул ук вакытта, аларның үзара кооперациягә керергә теләмәве яки ашкынмавы күп сораулар тудыра. Ә бит әлегә кадәр Русиягә арзан азык-төлек белән “ярдәм итүче” көнбатыш фермерлары, нигездә, кооперациягә берләшеп эшли һәм уртак проблемаларны җиңелрәк хәл итә.
Кооперациягә керүнең өстенлеге нәрсәдә? Аларның икътисади, җитештерү куәтләренә нигезләнеп берләшүенә нәрсә комачаулый? Әлеге сөйләшүгә без кооперациягә кереп эшләүче фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен, белгечләрне, гомумән, гәзит укучыларны чакырабыз.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе алга киткән илләрдә эре аграр холдинглар белән бергә фермер хуҗалыклары да үз продукциясен экспортлый. Русиядә сәүдә базарында соңгыларының өлеше моңа кадәр зур булды. Аларның уңышлы эшләве, беренче чиратта, дәүләт субсидиясен тиешле дәрәҗәдә алуына бәйле. Чит ил фермерлары кооперациягә кереп эшли. Һәркайсының проблемасы берлектә күтәрелә. Хөкүмәт алар белән исәпләшә. Русия белән көнбатыш илләр арасында санкция “уеннары” башлангач, игътибар иткәнсездер, иң тәүдә фермерлар ризасызлык белдерде. Берәүләре сөт продукциясен экспортлый алмагач, җитештерелгәнне парламент сарае мәйданына түкте, икенчеләре тракторга төялгән азык-төлекне шәһәр урамнарында бушатты. Чит ил фермерларының зарын бик ишетеп бармадылар.
Фермерлык хәрәкәтенең үсеше, дөнья тәҗрибәсе күрсәтүенчә, беренче чиратта, аларның җитештерү, сату һәм тәэмин итү өлкәсендә үзара кооперациягә кереп эшләвенә бәйле. Мондый берләшү керемне арттыруга, хезмәт шартларын яхшыртуга һәм продукция җитештерүдә тотынылган чыгымнарны киметүгә булышлык итә. Белгечләр фикеренчә, кооперациягә керүнең ихтыяҗы шунда ки, базар мөнәсәбәтләре шартларында алар үзгәрешләргә тизрәк яраклашырга сәләтле.
Гасыр башында Европа берлегенә караган 15 илдә сатылган барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 60 проценты кооперативлар өлешенә туры килгән. Скандинавиядә илнең эчке һәм тышкы базарындагы аграр продукциянең 80 процентка кадәрен, шулай ук, кооперативлар җитештергән. Байтак илләрдә ит, сөт, ашлык, май, ашлама, шикәр чөгендере, яшелчә-җимеш җитештерүдә кооперациягә керүчеләр мөһим роль уйный. Әлбәттә, Русиядә фермерлык хәрәкәтен туктатып булмаслык куәткә ия катлам итеп кабул итү өчен чирек гасыр вакыт кына аз. Әмма алар саны арта бара. Алар бүген 12 мең гектар авыл хуҗалыгы мәйданына хуҗа, ягъни гомум күрсәткечнең 6 процентына ия. Ил буенча һәр фермер уртача 58 гектарга хуҗа. Башкортстанда узган ел йомгаклары буенча 6 меңнән артык фермер хуҗалыгы теркәлгән. Үткән ел дәвамында әлеге категориядәге хуҗалыклар өч йөзгә арткан. Әмма, сер түгел, алар бүген аграр предприятиеләр дәрәҗәсендәге дәүләт ярдәменнән ерак тора. Ә бит республикада җитештерелгән тулай ит күләмендә крестьян һәм фермер хуҗалыклары өлеше — 70, бәрәңгедә — 98 һәм яшелчәдә 83 процент. Сыер малының — 66, атларның 70 проценты шушы категорияләрдәге хуҗалыкларда асрала.
— Фермерлар үзара кооперациягә кермәсә, табышны арттыра алмаячак, — дигән иде тармак министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин күптән түгел узган фермерлар форумында. — Фермерларның кооперациягә керүе иң актуаль һәм авыр проблемаларны — сезонлы басу эшләрен уңышлы үткәрү, продукция сату һәм аларны республика сәүдә базарына чыгару, кредитларны курыкмыйча алуны хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Кулланучылар кооперативлары оештыруның отышлы ягы шунда — табышны кооператив түгел, ә аның әгъзалары ала.
Базарда акыл белән көндәшлек итү өчен урындагы җитештерүчеләргә берләшергә кирәк — бу аларга продукцияне күләмлерәк туплап тәкъдим итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.
Шәхси фикер буларак шуны да билгелисе килә. Фермерларга кооперациягә берләшергә кирәклеген аңлату узган гасырның 30нчы елларында авыл крестьяннарын колхозга керергә үгетләүне хәтерләтә. Ирекле берләшмәләрнең уртаклыгы шунда: һәр икесе дә үз милкеннән “колак кагармын” дип курка. Крестьян бар мөлкәтен күмәк хуҗалык өчен тапшырса, фермерларга “бер канат” астына бирү дә, шулай ук, югалтулар булмавына гарантия бирми. Ләкин, иртәме-соңмы, фермер хуҗалыкларына барыбер берләшергә туры киләчәк.
— Безнең сәүдә базарына эре федераль һәм транснациональ сәүдә челтәрләре үтеп керүен дәвам итә, аларның продукция поставкалаучыларга карата таләпләре ифрат көчле. Мондый шартларда, әлбәттә, иң авыры урта һәм кече малтабарлык җитештерүчеләренә — алар супермаркетлар киштәсенә үтә алмый, чөнки көндәшлек көчле. Әлеге проблеманы бары тик кооперациягә берләшеп кенә хәл итеп булачак. Базарда акыл белән көндәшлек итү өчен, урындагы җитештерүчеләргә берләшергә кирәк — бу аларга продукцияне күләмлерәк туплап тәкъдим итәргә дә мөмкинлек бирәчәк, — диде күптән түгел очрашуда Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Рөстәм Камалетдинов.
Ниһаять, республика Хөкүмәте вице-премьеры Илдар Тимергалин фермерлар кооперациясен үстерү программасы эшләүгә җитди тотынуларын хәбәр итте. Гомумән, әлеге проблема яңалык түгел. Үзең күреп өйрәнү, кызыксыну өчен тәҗрибә үрнәкләре аз түгел. Туймазыда яшелчәчеләр кооперациясе уңышлы эшли. Иглинда ит һәм сөт җитештерүчеләр эшчәнлеге шуңа нигезләнгән. Алар район үзәгендә үзләренең сәүдә ноктасын да ачкан.
— Әлегә фермерлар юридик нигездә түгел, ә коры сүз белән яки үзара килешеп кенә кооперациягә кергән. Без исә әлеге үрнәкне системага салып, аны республикада үстерергә телибез. Кооперативлар үзләренең хокукый статусына ия булганнан соң, Хөкүмәтнең аларга субсидия күләмен арттыру мөмкинлеге туачак. Шартлы рәвештә әйткәндә, син фермер икән — дәүләттән 1 сум, бер үк вакытта кооператив әгъзасы да икән — 2 сум акча алачаксың, — ди Илдар Тимергалин проблемага ачыклык кертеп.
Продукцияне кооперация эчендә эшкәртеп, әзер продукция итеп сату фермерларның керемен байтакка арттырырга этәргеч бирәчәк. Ихтимал, кооперация республиканың төньяк-көнчыгыш районнары һәм Урал аръягы төбәге өчен аеруча отышлы булыр иде, дигән фикердә икътисадчы галимнәр. Чөнки анда эре хуҗалыклар бармак белән генә санарлык калып бара, ә кече фермер хуҗалыклары күп. Кооперация турындагы программаның гамәлгә керүе, гомумән, республиканың соңгы еллардагы аграр сәясәтендә иң нәтиҗәле һәм уңышлы проектларның берсе булып калыр иде, дигән өмет бар. Тик колхозлашу елларындагы хаталардан ерак тору зарур.