+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 Май 2015, 23:18

Бәяләрне “бәйләп куеп” булырмы?

Әлегә алар “тешләшүен” дәвам итә.Илдәге икътисади хәлләр азык-төлеккә бәяләр артуга китерде. Соңгы мәгълүматларга караганда, агымдагы елда гына да Русиядә продукциягә бәяләр үсеше 7-9 процент тәшкил иткән. Азык-төлеккә бәяләр артуны Башкортстан халкы да сизде. Соңгы вакытта бәрәңге, кәбестә кебек продуктларга бәя артуга зарланучылар саны артты. Сөт продуктларына, бигрәк тә сыр һәм акмайга бәя күтәрелә, дип борчылучылар да шактый еш очрый.

Азык-төлек

Азык-төлеккә бәяләрнең ни рәвешле үсүен аңлау өчен Интернеттагы мониторинг нәтиҗәләренә күз салу да җитә. Февральдән алып Башкортстан кибетләрендә һәр товарга диярлек бәя күтәрелгән икән. Мәсәлән, ел башында бәрәңгенең бер килограммының уртача бәясе 25 сум булса, хәзер ул 40 сумга кадәр арткан. Шушы вакыт эчендә сырның бер килограммы якынча 35 сумга, акмай – 40 сумга, көнбагыш мае якынча 15 сумга кыйммәтләнгән. Сыер һәм кош итләренә бәяләр дә күтәрелә...
Читайте нас: