+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 июль 2015, 01:29

Үз фатирыңда яшәү хыял түгел, чынбарлык!

Башкортстанда “Русия гаиләсе өчен торак” федераль программасы гамәлгә ашырыла башлады.Уңайлы һәм арзан торакның җитмәве социаль проблема булып кала. Миллионлаган кеше торак шартларын яхшыртырга тели, әмма бик азларның гына моның өчен мөмкинлеге бар. Күп гаиләләр өчен кредит алу — авыр максат, ә кредитсыз гына үз акчаңа фатир сатып алу — тормышка ашмастай хыял.

Шулай булуга карамастан, хәл акрынлап яхшы якка үзгәрә. Шул исәптән, 2014-17 елларга “Русия Федерациясе гражданнарын арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү” дәүләт федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылучы “Русия гаиләсе өчен торак” программасы ярдәмендә. Сүз 1 квадрат метры 35 мең сумнан артмаучы эконом-класслы торак турында бара. Ул 25-40 яшьтәге гражданнарга исәпләнгән. Программада катнашу хокукына гаиләдәге бер кешегә 18 квадрат метрдан да азрак мәйдан туры килүчеләр, җимерек хәлдәге торакта яшәүчеләр, ике яисә аннан күбрәк балигъ булмаган балалы һәм ана (гаилә) капиталын алучылар, өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, башка категория гражданнар — мәдәният, оборона-сәнәгать комплексы, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре ия. Аны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Русиянең берничә дистә төбәгендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасы булган территорияләрдә миллионлаган квадрат метр эконом-класслы торак төзеләчәк. Йөз меңләгән кешегә аларны сатып алу мөмкин булачак.
Башкортстан киң күләмле бу проектны гамәлгә ашыру буенча алдынгылар исәбендә. “Русия гаиләсе өчен торак” программасы буенча республикада 600 мең квадрат метр торак төзү каралган. Проект бар яклап та отышлы: төзүчеләр өчен — бу берничә елга гарантияле эш күләме, халык өчен — акчаларын шикле компанияләргә күчереп, алардан колак кагудан курыкмыйча (мондый хәлләр еш очрап тора), торак мәсьәләсен уңай хәл итү мөмкинлеге. Һәм иң мөһиме — бу программага кермәгән торак пунктларда яшәүчеләрнең дә хәтта республика башкаласы Уфада шул ук бәягә фатир сатып алу мөмкинлеге бар.
Программаның үтәлеше республика җитәкчелегенең даими күзәтүендә. Аны гамәлгә ашыруга Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты, Торак төзелеше фонды, Саклык банкы, “Россельхозбанк”, “ИнвестКапиталБанк”, “Башкомснаббанк”, “Ак Барс” кредит оешмалары, Уфа шәһәр ипотека кредитлавы агентлыгы җәлеп ителгән.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты шушы көннәрдә Туймазы шәһәрендә “Русия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру барышын тикшерү буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Анда муниципаль район территориясендә урнашкан эре предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты. Һәм бу очраклы түгел, чөнки программа буенча республика вәгъдә иткән 600 мең квадрат метр торакның 100 меңе шушы шәһәргә туры килә.
Комитет рәисе Халит Мәхмүтов, гомумән алганда, республика буенча эшләрнең яхшы баруын белдерде. Бүгенге көнгә барлык норматив-хокукый актлар кабул ителгән, төзелеш мәйданчыклары сайланган, халыктан 2 мең гариза алынган, 500гә якын килешү төзелгән, йортларны күтәрү башланган. Ләкин әлеге проект турында халыкның яхшылап белмәве программаны гамәлгә ашыруның йомшак ягы булып тора. Һәм бу очрашуның максаты — мөмкин кадәр күбрәк кешенең игътибарын программага юнәлтү. Торак төзелеше фондының күчемсез милекне сату бүлеге начальнигы Владимир Семенов, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының икътисад һәм мәгълүматны анализлау бүлеге начальнигы Егор Родин, “Уфа шәһәр ипотека кредитлавы агентлыгы”ның генеральный директоры урынбасары Тимофей Вохмин программада катнашу шартлары, ипотека продуктлары турында сөйләделәр, гражданнар сорауларына җавап бирделәр.
Арытаба күчмә киңәшмәдә катнашучылар Туймазы шәһәренең ­­— “Чулпан”, Октябрьский шәһәренең “Весна” бистәләрендә төзелеш проектларын презентацияләүдә катнашты, шәһәрнең 38нче бистәсендә төзелүче торак йортны карады. Октябрьскийда “Русия гаиләсе өчен торак” программасы буенча 55 мең квадрат метр торак төзү каралган.
Читайте нас: