“Башнефть” җәмгыяте “Росреестр” идарәсеннән акционерлар составындагы үзгәрешләр турында белдерү кәгазе алган. Аңа ярашлы, “Башнефть”нең 38 миллион 128,551 мең гади һәм 6 миллион 280,076 мең өстенлекле акциясе (устав капиталының 25 проценты) Башкортстан милкенә кайтарылган. Шул ук вакытта, компаниянең уставта билгеләнгән капиталының 50 процент плюс 1 акциясе федераль милек исәбендә. “Башнефть”нең бүлендек җәмгыятьләрендә акцияләрнең – 4,67, башка юридик берәмлекләрдә 15,59 проценты саклана, 4,66 проценты – физик берәмлекләрдә.
Әлбәттә, мөһим вакыйганың матди ягы аеруча зур кызыксыну уята. Башкортстан, акционер буларак, 2014 ел өчен 5 миллиард сум дивидендлар алачак. Акча төбәк икътисадын үстерүгә, көнүзәк социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтеләчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов журналистларга биргән интервьюда хәбәр иткән иде.