Әйткәндәй, Башкортстан эшлекле очрашуларга нигезне алдан әзерли башлады. Сибайда “Урал аръягы-2014”: “Стратегия “25-20” Төбәкара хезмәттәшлек — берлектәге уңышның яңа мөмкинлекләре” дигән икенче төбәкара инвестиция форумы уңышлы үтте. Форум кысасында “Синьдунмин” (Кытай) компаниясе белән хезмәттәшлек турындагы протоколга кул куелды. Кытай белән бәйләнешләрне ныгыту елның икенче яртысында да дәвам итте. Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Кытайда булды, аның барышында төрле тармаклар буенча ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Делегация составына Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та керде. Рөстәм Зәки улы Кытайда республика үсеше өчен мөһим булган килешүләргә кул куйды. Шанхайда Башкортстан Хөкүмәте һәм Цзянси провинциясенең Халык хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Хезмәттәшлек итүче илләрнең яшьләре арасында бәйләнешләр ныгыганда гына икътисади үсеш тотрыклы була. Бу уңайдан быел яз Уфада үткән Шанхай хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр инновация форумы игътибарга лаек. Анда Русия, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан яшь галимнәр катнашты. Алар фикер алышты, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырды. Форумда наносистемалар индустриясе, авыл хуҗалыгы, энергетика, табигатьтән сакчыл файдалану, мәгълүмат технологияләре һәм медицина темасы буенча “түгәрәк өстәл”ләр, фикер алышу мәйданчыклары оештырылды. Уфаның югары уку йортларында яшьләр үзләренең инновация проектларын яклады. Өметле проектларны инвесторлар үз канаты астына алды.
Күптән түгел генә Башкортстанның киләчәге өчен шатлыклы яңалыклар булды. Уфада Русия-Кытай халыкара сәүдә-туризм үзәге төзү планлаштырыла. Үзәктә коммерция зонасы, сәүдә кварталы, өй җиһазлары кибете, административ биналар, кунакханә, таможня склады һәм кытайча стильдәге урам урнашачак. Быел Ишембайда Кытай җиһазларында тимер кою заводы төзи башлаячаклар. Гамәлгә ашыручылар — урындагы “Ишсталь” предприятиесе һәм Кытайның “Цяо-Лян” авыр сәнәгать проектлау институты. Җитештерү куәте — елына 300-320 мең тонна. Анда Башкортстан чималы гына файдаланылачак. Республикада меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак. Шушы һәм югарыда телгә алынган башка инвестиция проектлары буенча Уфада үтәчәк саммитларда килешү эшләре тәмамланырга мөмкин. Һәрхәлдә, безнең яктан бу максатка ирешү өчен бөтен уңай шартлар да булдырылган. Башкортстан белән яңа гына хезмәттәшлек итә башлаучы илләр инвесторлар исәбенә гамәлгә ашырылучы проектларда катнаша алачак. Бездә андый мисаллар да җитәрлек. Сер түгел, алар да үз эшен ачарга теләүчеләргә уңай шартлар тудырылган, җитәкчелеге һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы төбәк белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерәчәк. Мондый форсаттан нәтиҗәле файдаланасы гына кала. Чараны бөтен дөнья күзәтеп барачак. Башкортстан, Уфа рекламаланачагын, дөньяга танылачагын да онытырга ярамый.
Саммитларның бездә оештырылуы — төбәктә инвесторларга уңай шартлар тудырылуга дәлил. Гадәттә, инвесторлар төбәкнең рейтингына, инфраструктура үсешенә, тудырылган эшлекле шартларга җитди игътибар бүлә. Дөнья дәрәҗәсендәге чаралар оештыру — төбәкнең абруен арттыручы мөһим күрсәткеч. Чарадан соң Башкортстанга инвестицияләр агымы артуы көтелә. Шул ук вакытта, саммитларга әзерлек кысасында ук инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар яхшыруын да билгеләп үтү мөһим. Уфада биш “йолдызлы” кунакханәләр төзелде, юллар, аэропорт төзекләндерелде. Мондый уңай үзгәрешләр саммитларның нәтиҗәле үтәчәгенә өмет уята. Төбәккә инвестицияләр агымы арту икътисад үсешенә китерәчәк.