+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 июль 2015, 22:14

Эш урыннары да, инвестицияләр дә артачак

ШОС һәм БРИКС саммитлары Башкортстан үсешендә яңа офыклар ача.Уфада үткән саммитларны бөтен дөнья игътибар белән күзәтте. Башкалабызга егермегә якын дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчесе килде. Саммитларда ил киләчәге өчен мөһим булган очрашулар үтте, килешүләргә кул куелды. Шул ук вакытта, халыкара чара аны оештыруга җаваплы караган Башкортстан өчен дә нәтиҗәле булды.

Саммитлар, чит илләр белән бәйләнешләрне җан­лан­дырудан тыш, яңа проектларга да этәргеч бирде. Әйтик, Кытай инвесторлары белән авыл хуҗа­лыгы, пред­приятиеләр төзү юнә­леш­ләрендәге проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Уртак көч белән рапс мае һәм шикәр заводлары сафка кертеләчәк. Шулай ук, икенчел чималдан металл эшләү заводы төзү күздә тотыла. Аның куәте елына 300-400 мең тонна булачак. Металлны рудадан җитештерүгә караганда, икенчел чималны эшкәртү арзангарак төшә. Өстәвенә, экологиягә дә зыяны азрак. Мондый үзенчәлекләр җитештереләчәк продук­циягә базарда үз урынын яуларга булышлык итәчәк. Тау-чыгару сәнәгате калдыкларын эшкәртеп, алтын һәм көмеш җитештерә башлау турында сүз алып барыла. Магистральләр төзү, туризм, логистика юнәлешләрендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча сөй­ләшүләр бара. Объектларны быел төзи башлап, 2016-17 елларда сафка кертү планлаштырыла. Саммитларда катнашкан Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның, Уфадан, Башкортстаннан канәгать калуы инвестиция проектла­рының уңышлы гамәлгә ашырылачагына өмет өсти.
Саммитлар кысаларында Уфа шәһәре хакимиятендә БРИКС һәм ШОСның финанс форумы үтте. Форумда Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Ваман Каматх һәм төрле илләрнең банк вәкилләре катнашты. Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов кунакларга төбәкнең икътисади хәле һәм мөмкинлекләре турында сөйләде. Яңа үсеш банкы, беренче чиратта, инфраструктур проектларны гамәлгә ашырачак. Мәскәү белән Пекинны тоташтыручы юл Башкортстан территориясе аша үтәчәк. Димәк, сәүдә итү өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәми­тов белән Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон эшлекле очрашу үткәр­деләр. Очрашуда сүз икътисади, фәнни, мәдәни һәм төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында барды. Әйткәндәй, 2014 елда Башкортстан белән Таҗикстан арасындагы товар әйләнеше 67,5 миллион доллар тәшкил иткән. Бездән нефть продуктлары, кальцийланган һәм каустик сода, асфальт, асбест эшләнмәләре озатыла. Алардан исә, башлыча, азык-төлек продукцияләре импортлана.
Саммитлар үтте. Шул ук вакытта, чарага әзерлек кысаларында тәртипкә китерелгән инфраструктура, объектлар киләчәктә дә төбәккә хезмәт итәчәк. Моңа кадәр Бразилиядә, Кытайда, Көньяк Африка Республикасында һәм башка чит илләрдә Башкортстан, Уфа турында белүчеләр аз иде. Саммитлар безгә дөньяга танылырга мөмкинлек бирде. Чараны яктыртуда төрле илләрдән 1700 журналист катнашуы шул хакта сөйли. Димәк, киләчәктә безгә инвестицияләр агымы гына түгел, туристларның да күбрәк килүе көтелә. Кунакчыл Башкортстан җире һәркемне җылы кабул итәргә әзер. Моны югары дәрәҗәдә оештырылган саммитлар да ачык күрсәтте.

Данияр АБДРАХМАНОВ,
Башкортстан Республикасының Гуманитар тикшеренүләр институты директоры:


– Халыкара чараларны оештыру республика өчен һәрьяклап
отышлы. Әйтик, саммитлар барышында, Кытай Халык Республикасы катнашлыгында 10 эре проект гамәлгә ашырылачагы, Һиндстан белән берлектә ашлама җитештерү заводы төзеләчәге хәбәр ителде. Икенчедән, республикабыз башкаласы күркәмләнде. Моны кунаклар да, уфалылар да билгеләде. Дөньяга билгеле брендларның эре кунакханә комплекслары төзелде. Бу исә Уфада киләчәктә дә абруйлы халыкара чараларны оештыру мөмкинлеге бирә.
Читайте нас: