+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 июль 2015, 00:28

Республика уңай бәяләнде

Башкортстанда коммерция карамагында булмаган оешмалар эшчәнлеген үстерү буенча җитди эш бара.Русия Иҗтимагый палатасы Башкортстан Хөкүмәтенең коммерция карамагында булмаган секторны үстерү буенча нәтиҗәле эшен билгеләде. Бүген Русиянең социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрында 313 коммерциягә карамаган оешма исәпләнә, шуларның 120се төбәкләрдә эшли. Узган елда республика һәм муниципаль властьлар ярдәм йөзеннән торак булмаган дәүләт фондының 42 мең квадрат метр мәйданын социаль юнәлештә эшләүче мондый оешмаларга тапшырды.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, законнар чыгару, гражданнар хокукларын яклау һәм сүз ирке мәсьә­ләләре буенча комиссия рәисе Дмитрий Казанцев мондый оешмалар инфра­структурасын үстерү турындагы закон проектын тикшерү барышында шул турыда сөйләде. Русия Икъ­тисади үсеш министрлыгы законнарына өстәмәләр кертү буенча ачык фикер алышулар барышында Ресурс үзәклә­ренең эш тәҗрибәсен җәел­дерү, кече һәм урта бизнес хокукларын тигезләү мәсьә­ләләре күтәрелде.
Русия Иҗтимагый палатасы оештырган тыңлауларда Русия Президенты советнигы Александра Левицкая, авыр хәлдә калган балаларга ярдәм фонды идарәсе рәисе Марина Гордеева, Гражданнар башлангычлары комитеты җитәк­чесе советнигы Влада Муравьева, шулай ук, төбәк Иҗтимагый палаталар җитәк­челәре катнашты.
Федераль закон проектына җәмәгать экспертизасы үткәрү кысаларында Дмитрий Казанцев очрашуда катнашучыларга Башкортстан мисалында власть белән җәмгыять ара­сында уңай бәйләнеш булдыру буенча алдынгы тәҗрибәләр турында сөйләде. Уфада үткән “Бергәләп балалар өчен” — Бөтенрусия һәм коммерция карамагында булмаган оешма­ларның II республика гражданнар форумнарында Ру­сиядән 2 меңнән артык җәмәгатьчелек, власть һәм бизнес вәкилләре катнашты. Бу форумнар төбәкне әлеге оешмаларны нәтиҗәле үстерү территориясе буларак күрсәтте. Халыкны өйдә социаль хезмәтләндерү буенча узган елда сынау рәвешендә гамәлгә кергән проект — дәүләт хезмәтләренең җайлап коммерция карамагында булмаган секторга күчү механизмы. Быел программа бөтен республикада гамәлгә ашырыла.
Чара барышында киң җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерелгән бу мөһим документ “Гражданнарга социаль ярдәм” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән һәм илдә коммерция карамагында булмаган секторны үстерүгә булышлык итүне күз уңында тота.
Читайте нас: