Республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары җиде айда 98 миллиард 914 миллион сум тәшкил иткән, ягъни былтыргы чордан 5,5 процентка артыграк. Акчаның күпчелек өлеше, ягъни барлык чыгымнарның 76,5 проценты социаль өлкәгә юнәлтелгән. Автономияле учреждениеләргә һәм башка оешмаларга субсидияләр өчен чыгымнарның 51,4 проценты, Мәҗбүри медицина страховкалавының федераль һәм урындагы фондлары, Пенсия фонды бюджетларына — 11,5, халыкка пособие, пенсияләренә өстәмә, стипендия, социаль түләүләргә 13 проценты тотылган. Капиталь салуларны һәм юл хуҗалыгын финанслауга чыгымнарның гомум күләменең 10,9 проценты юнәлтелгән.
Гомумән алганда, республика бюджеты кереме җиде ай эчендә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 11,4 процентка үскән, чыгымнар 9 процентка арткан.
Урындагы бюджетларга акча 1 августка былтыргы күрсәткечтән 13,5 процентка артыграк, салым һәм салым булмаган керемнәр дә тиешле дәрәҗәдән күбрәк җыелган. Чыгымнар 45 миллиард сумнан артып киткән, бу сан былтыргы күрсәткечтән 7,4 процентка күбрәк.